11 декабрь Мәмдәл авыл җирлегенә кергән Юртыш авылы мәчетендә мәүлид ашы узды.
Юртыш авылы халкы янәдән сулы булды. 5 декабрь су насосы эштән чыгу сәбәпле, бердәм авылдашлар белән 10 декабрь көнне яңа су насосы артезиан коесына төшерелде.
Мәмдәл авыл җирлегенә кергән Юртыш авылы боз мәйданчыгында хоккей уеннары башланды. 9 декабрь авыл яшьләре, 10 декабрь Өнсә командасына каршы көрәш барды. Кунакка Алат, Әлдермеш, Айбаш яшьләре командасы килү көтелә.
Инвалидлар декадасы уңаеннан, Мәмдәл мәдәният хезмәткәрләре, мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәрне өйләренә барып, матур теләкләрен теләп, быр-биюләрен бүләк итеп, хөрмәтләп кайттылар.
Бүген, 12 декабрь көнне, Ямаширмә авыл мәчетендә мәүлет ашы булып узды.
Сая башлангыч мәктәбендә Салих Сәйдәшевнең иҗаты белән танышу һәм искә алу кичәсе үткәрелде. Музей директоры Гөлназ Фаритовна тарафыннан укучыларга Салих Сәйдәшев турында презентация күрсәтелде.