ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Айбаш авыл җирлегендә Яңа ел чыршысын ачу


27
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген, 27 декабрь көнне Ямаширмә авыл җирлегендә чыршы ачылу тантанасы булып узды.

Яңа елга балаларга тәм-томнардан бүләк әзерләү күптәнге гадәт.

26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Коркачык  авылы мәдәният йортында Рамис Хайруллин призына 2002  һәм  аннан кечерәк елгы егетләр арасында көрәш бәйгесе булып узды.


25
декабрь, 2016 ел
якшәмбе
31 декабрь көнне Алан-Бәксәр авылы мәдәният йортында узачак Бал маскарадта йорт яны территориясен Яңа елга иң матур бизәүчеләр арасында конкурска йомгак ясалачак. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.
    24 декабрь көнне Алан-Бәксәр авылы мәдәният йорты каршында куелган урман гүзәле -  купшы бәйрәм Чыршысын ачу танатанасы булды. Бу күңелле бәйрәмнән беркем дә читтә калмады, чыршы янына карты, яше - бар да җыелган иде. Һәркем үз һөнәрен күрсәтеп калырга тырышты: кемдер шигырь сөйләде, кемдер биеде... Балачакны искә төшереп өлкәннәр дә балаларга ияреп чыршы тирәсен җырлар җырлап әйләнделәр. Кыш бабай белән Кар кызы да быел бик юмарт иде, кризиска карап тормаганнар, капчыкларына тутырып күп бүләкләр алып килгәннәр. Һөнәләрен күрсәтүче һәм төрле уеннарда катнашучылар истәлеккә матур бүләкләр алдылар. 
   Яңа ел бәйрәме һәркемнең күңеленә хуш килүче тылсымлы сихри бәйрәм бит ул!

23
декабрь, 2016 ел
җомга
Суыксу авыл җирлегендә өр-яңа 2017 нче елны Әтәч елын каршы алырга әзерлек күптән башланды.

18
декабрь, 2016 ел
якшәмбе
Алан-Бәксәр авыл җирлеге Советы депутаты Гилязов Шәфкат Тәлгат улы балаларга менә өченче ел рәттән инде яңа ел күчтәнәчләре әзерләде. Шәфкат Тәлгат улы өчен иганәчелек ярдәме күрсәтү яңалык түгел, ул бу эш белән байтактан шөгелләнә. Җирлектәге бер генә бәйрәм дә аның ярдәменнән башка үтми, ул үзе укып чыккан Алан-Бәксәр мәктәбенә дә һәрдаим ярдәм итеп тора. Менә быел да Яңа ел алдыннан 52 мәктәп укучысы, 16 балалар бакчасында тәрбияләнүче һәм 4 физик мөмкинлекләре чикле булган бала депутат кулыннан кыш бабай бүләкләре алачак. 

14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе
Алан-Бәксәр авылында узара салым акчасына төзекләндерелгән чишмә җирлегебезнең халык яратып йөри торган урынына әйләнде. Култыксалы уңайлы баскыч эшләп куйгач чишмәдән суны кыш көне дә алу мөмкинлеге туды. Тик буран булган көннәрне баскыч кар белән күмелә һәм чишмәгә төшү юллары ябыла. Авыл җирлегендә һәм мәдәният йортында эшләүчеләр андый көннәрне өмә ясап чишмә территориясен кардан һәм боздан чистарталар. Соңгы шундый өмә 13 декабрь көнне оештырылды.

11 декабрь Мәмдәл авыл җирлегенә кергән Юртыш авылы мәчетендә мәүлид ашы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International