Алан-Бәксәр авыл җирлеге Советы депутаты Гилязов Шәфкат Тәлгат улы балаларга яна ел күчтәнәчләре әзерләде.

2016 елның 18 декабре, якшәмбе
Алан-Бәксәр авыл җирлеге Советы депутаты Гилязов Шәфкат Тәлгат улы балаларга менә өченче ел рәттән инде яңа ел күчтәнәчләре әзерләде. Шәфкат Тәлгат улы өчен иганәчелек ярдәме күрсәтү яңалык түгел, ул бу эш белән байтактан шөгелләнә. Җирлектәге бер генә бәйрәм дә аның ярдәменнән башка үтми, ул үзе укып чыккан Алан-Бәксәр мәктәбенә дә һәрдаим ярдәм итеп тора. Менә быел да Яңа ел алдыннан 52 мәктәп укучысы, 16 балалар бакчасында тәрбияләнүче һәм 4 физик мөмкинлекләре чикле булган бала депутат кулыннан кыш бабай бүләкләре алачак.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International