Алан-Бәксәр авылында чишмә территориясе кар һәм боздан арчылды.

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе
Алан-Бәксәр авылында узара салым акчасына төзекләндерелгән чишмә җирлегебезнең халык яратып йөри торган урынына әйләнде. Култыксалы уңайлы баскыч эшләп куйгач чишмәдән суны кыш көне дә алу мөмкинлеге туды. Тик буран булган көннәрне баскыч кар белән күмелә һәм чишмәгә төшү юллары ябыла. Авыл җирлегендә һәм мәдәният йортында эшләүчеләр андый көннәрне өмә ясап чишмә территориясен кардан һәм боздан чистарталар. Соңгы шундый өмә 13 декабрь көнне оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International