Алан-Бәксәр авыл җирлегендә "Йөрәктән - йөрәккә" хәйрия марафоны нәтиҗәләре.

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе
10 декабрь көнне "Йөрәктән йөрәккә" хәйрия марафоны төгәлләнде. Ул җирлегебездә 3 декабрь көнне старт алган иде. Марафон барышында 44420 сум акча җыелды. Бу мәрхәмәтлек акциясендә авыл халкы, мәктәп балалары, бюджет сферасында эшләүчеләр, җирлек депутатлары, оешма җитәкчеләре катнашты. Авыл җирлеге Советы исеменнән олы рәхмәтебезне төп хәйриячеләребез - Сабиров Айрат Илдар улына (НПП ГКС оешмасы директоры), Анастасов Георгий Николай улына (безнең җирлектән сайланган район Советы депутаты), Мухьянов Ренат Сәгыйт улына (ОАО "Татарстан күперләре" директоры), Ерусланова Лариса Иван кызына (шәһси эшмәкәр), Бәхтияров Марат Айрат улына (КФХ җитәкчесе), Сабирҗанов Эльнар Ринат улына (җирле Совет депутаты) һәм башкаларга җиткерәсебез килә. Барлык җыелган акчалар 6 физик мөмкинлеге чикле балага һәм бер гемодиализ алучы авыруга бүлеп бирелде. Шулай ук азык-төлек пакетлары әзерләнде һәм урын өстендә ятучы өлкән яшьтәге авыруларга өйләренә барып, хәлләрен белешеп шул пакетлар тапшырылды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International