Алан-Бәксәр авыл җирлегендә "Йөрәктән - йөрәккә" хәйрия марафоны.

2016 елның 3 декабре, шимбә
Бүген, 3 декабрь көнне Алан-Бәксәр авыл җирлегендә "Йөрәктән - йөрәккә" хәйрия марафоны старт алды. Бу хәйрия чарасы җирлектә бишенче ел рәттән уздырыла. Ул физик мөмкинлекләре чикле булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла. Бездә андый гаиләләр дүртәү, бер гаиләдә тумыштан зәгыйфь игезәк ике кыз тәрбияләнә. Һәр елны хәйрия акчасы җыюда мәктәп балалары, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, җирлек халкы, шәһси эшмәкәрләр, оешма җитәкчеләре, җирле совет депутатлары катнаша - һәркем үзенең көченнән килгәнчә өлеш кертергә тырыша. Марафонның беренче көне нәтиҗәләре буенча - 21295 сум акча җыелды, хәйрия чарасы 10 декабрьга хәтле дәвам итәчәк. Аннан соң комиссия барлык җыелган акчаны бүлеп, авырту балалар тәрбияләнүче гаиләләргә өйләренә барып тапшырачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International