Алан-Бәксәр авыл җирлегендә 3 декабрь көнне хәйрия марафоны узачак.

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе
Ел саен 3 декабрь көнне дөньякүләм инвалидлар көне үткәрелә. Алан-Бәксәр авыл җирлеге территориясендә мөмкинлекләре чикле биш бала һәм 47 төрле авырулар буенча инвалид яши. 3 декабрь көнне Алан-Бәксәр мәктәбе бинасында инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтү максатыннан "Йөрәктән - йөрәккә" хәйрия марафоны узачак. Мондый марафон безнең җирлектә бишенче ел рәттән үткәрелә. Мөмкинлеге булган кешеләрне әлеге хәйрия чарасында катнашырга чакырабыз. Марафон 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, 4 сеннән 10 нчы декабрьгә кадәр акча җыю өчен билгеләнгән куб авыл җирлеге бинасында торачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International