Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә әниләр көне.

2016 елның 27 ноябре, якшәмбе
26 ноябрь Алан-Бәксәр мәктәбендә әниләр көне үткәрелде. Бәйрәмне мәктәп укучылары балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән берлектә әзерләгәннәр иде. Чарага килгән әниләр җырлар тыңлап хозурландылар, биюләр, скетчларны алкышларга күмделәр. Бәйрәм барча кешегә дә ошады, кунаклар бик канәгатъ булып таралыштылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International