Ахмерова Мөнәвәрә апага 13 нче ноябрьдә 90 яшь тулды. Ялгыз яшәсә дә, Мөнәвәрә апаның туганнары бик күп. Юбилее көнне аның өеннән кеше өзелмәде. Мәдәният хезмәткәрләре җыр-моңнары белән куандырдылар, туган-тумачалары зур табын әзерләгәннәр иде. Мөнәвәрә апаны бу зур юбилее белән Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Шакиров А.Ш., халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Р.Х. һәм Айбаш авыл җирлеге башлыгы Сафиуллин Р.Р. котладылар.
Мөнәвәрә апа 1926 нчы елда Айбаш авылында туа. Сугыш вакытында ул фермада эшли. Кая кушсалар, шунда бара. Мәсәлән, Казанның Коры Елга бистәсеннән сыерлар алып кайтуда катнаша. Көндез фермада эшләсә, кичен эскерт салырга йөри. Бәксәрдән буза ташый. Яңавыл авылы урманыннан агач тарттыру эшендә эшли. “Бурлакта да йөрдек әле без, – дип сөйли Мөнәвәрә апа. – Яңавылдан Марзия белән эшләдек. Судан агып килгән агачларны ярга чыгара идек.” Мөнәвәрә апага укырга мөмкинлек булмый, шуңа күрә аның белеме 4 класс кына. Ашарга булмагач, ат кузгалагы, чыпчык кузгалагы ашап үсә. Казанга катык сатарга йөри. Җәяү баралар, җәяү кайталар. Шәһәр эчендә дә трамвайга утырырга мөмкинлек юк – акча кирәк. Катык саткан акчага сугыштан яраланып кайткан әтисенә дару алырга кирәк була. Мөнәвәрә апа кияүгә чыга алмый: әтисе каршы. Шуңа күрә ул, әти-әнисе үлеп киткәч, ялгыз гомер итә. Тормышның бөтен авырлыгын ул үз җилкәсендә күтәрә. Олы яшькә җитүенә карамастан, ул әле дә хуҗалыгын үз көче белән алып бара, хәтта күршеләренә ярдәм итәргә дә өлгерә.