Бәйрәмне үзләре өйрәнгән шигырьләре белән башлап җибәрделәр. Аларга кунакка Көз кызы да килде. Үзе белән уеннар да алып килгән. Балалар үзләренең нинди өлгер, җитез икәнлекләрен күрсәттеләр. Көз кызының туган көненә урман җәнлекләре – аюлар, тиеннәр, керпеләр дә килгән иде. Алар көз кызының туган көненә дип үзләренең бүләкләрен дә алып килгәннәр. Уңыш бабай да үзен озак көттермәде, бәйрәмгә килеп җитте. Балалар аның белән уйнадылар, җырладылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бакчадагы уңышны яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне шулай бергәләп, Уңыш бабай белән җыеп алдылар. Көз кызы белән Уңыш бабай да буш кул белән килмәгәннәр, балаларга үзләренең күчтәнәчләрен алып килгәннәр. Балалар бик шатланышып күчтәнәчләрдән авыз иттеләр. Күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.