ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2017 ел
сишәмбе

5 майда Германиянең Кельн һәм Франциянең Париж шәһәрләрендә старт алган хоккей буенча дөнья чемпионатына якшәмбе төнендә нокта куелды. Швеция хоккей җыелмасы үз тарихында унынчы мәртәбә дөнья чемпионы булып танылды. Германиянең Кельн шәһәрендә узган финал матчында Швеция хоккейчылары буллит сериясендә Канада командасыннан өстен чыкты – 2:1. Шулай итеп, Канада үз титулын саклап кала алмады һәм җиңүләр саны буенча СССР һәм Россияне куып тота алмады: бездә – 27 алтын. Атна шундыйрак яңалык белән башланды...

Башкортстанда яшәүче җырчы Гүзәл Әхмәтова интернетка Салават Фәтхетдинов белән төшкән фото урнаштырды. Фотоның үзенчәлеге шунда: артистлар җәмәгать транспортында бара. Гүзәл белән Салават автобус белән кая барган?

Уң кулым, уң иңбашым сызлый. Иптәшем компьютерда мышка белән эшләгәннән ул, дип әйтә. Сызлауны бераз басар өчен нәрсә эшлим икән?

Рамазан аена керергә дә санаулы көннәр генә калып бара. Казандагы “Өметлеләр” мәчетенең имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән ураза хикмәтләре турында сөйләшәбез.

Казан-Мәскәү арасы, ерак түгел барасы дип җырлыйлармы әле? Бүгенге заманда 1 сәгать тә 25 минутта узып була бу араны. Очкыч белән. Балаларның җәйге яллары чорында рәхәтләнеп Мәскәү карап кайту өчен менә дигән вакыт. Акчаны күп туздырмыйча гына илебез башкаласына ничек сәяхәт кылырга? Нинди транспорт чаралары уңайлы? Шәһәрдә туган-тумача булмаганда кайда тукталырга? - дигән сорауларны бүген бергәләп чишәбез.

Татарстанның Бөгелмә районында үз йортында чыккан янгында ир-ат һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биектауның “Яблоневый ряд” ансамбле “Каравон” Бөтенроссия рус фольклоры фестивалендә  300000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. Фестиваль елдагыча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында  Лаеш районының Никольское авылында узды. “Каравон”га  20 меңнән артык катнашучы – Татарстаннан һәм Идел буе төбәкләреннән  50дән артык этнографик һәм вокаль ансамбльләр килде.

2017 елның 26 маенда Каенлык авылында җирлектәге суүткәргеч челтәрне һәм суэтем башняларын дезинфекцияләү буенча планда каралган эшләрне  башкаруга бәйле рәвештә 8:00дән-18.00гә кадәр су белән тәэмин итү тукталып торачак.  

 

“Балкыш” балалар үзәгендә эшләп килүче «Йолдыз» хореография коллективы “Музыка звезд” дип исемләнгән  Халыкара конкурста 1 дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды

Татарстан башкаласы Казан шәһәрендә өченче мәртәбә Казан марафоны узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International