Казан-Мәскәү сәяхәте: акчаны күп тотмыйча, башкалага ничек барып кайтырга

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Казан-Мәскәү арасы, ерак түгел барасы дип җырлыйлармы әле? Бүгенге заманда 1 сәгать тә 25 минутта узып була бу араны. Очкыч белән. Балаларның җәйге яллары чорында рәхәтләнеп Мәскәү карап кайту өчен менә дигән вакыт. Акчаны күп туздырмыйча гына илебез башкаласына ничек сәяхәт кылырга? Нинди транспорт чаралары уңайлы? Шәһәрдә туган-тумача булмаганда кайда тукталырга? - дигән сорауларны бүген бергәләп чишәбез.


1. Бару өчен транспорт чарасын сайлыйбыз.


Мәскәүгә машина, автобус, поезд, очкыч, теплоход белән барып була.


2. Билетларны ничек, кайдан алырга?


Юл өчен иң экономияле вариантны Bla Bla Car сайтында таба аласыз. Мәскәүгә баручы берәр машина сайлап, шуңа  утырып барасың. Мисал өчен, иртәгә Казаннан Мәскәүгә 1000 сумга алып барырга тәкъдим итүчеләр берничә. Сайтта шулай ук шофер турында азмы-күпме мәгълүмат, аның хакында бәяләмәләр карап була. Үземең болай йөреп караганым юк, бу вариант балалар белән йөрү өчен түгел дип саныйм.


Автобус, очкыч, поезд бәяләрен һәм расписаниесен карау өчен Яндекс расписание сайты уңайлы. Мисал өчен, иртәгәге көнгә Казаннан Мәскәүгә 3 автобус, 9 поезд, 17 очкыч бара дип күрсәтә ул.


- Автобус бәясе 1200 сумнан, юл вакыты 10 сәгатьтән башлана;
- Поезд бәясе 782 сумнан, юлга киткән вакыт 11 сәгатьтән башлап.  Поездга билетны РЖД (Россия тимер юллары) рәсми сайтыннан алыгыз. Башка сайтлардан алган очракта, комиссия өстәлә;
Безгә балалар белән йөрү өчен 2 этажлы поездлар ошый. Кыяфәте дә үзенчәлекле, вакыты да уңайлы. Моңа өстәп бәясе дә “тешләми”. Һәм иң мөһиме, монда һәрчак чиста, ашарга да бирәләр.
- Очкыч бәясе 2370 сумнан башлана. Юлга 1 сәгать тә 25 минут вакыт китә.


3. Шәһәр эчендә нинди транспорт белән йөрергә:

 

  • Вокзал, аэропорт янында торучы таксистларның хезмәте бермә-бер кыйммәт. Шәһәр эчендә иң очсызлы такси  - Яндекс такси хезмәте.
  • Мәскәүдә шәһәрнең барлык транспорт чараларында йөрүне берләштерүче “Тройка” картасын кулланалар. Аның белән метро, автобус, монорельс, МСК, трамвай-троллейбуста 35 сумга йөреп була. Ә бу картагыз булмаса, бер йөреш 55 сумга төшә.  Тройка карталары метрополитен кассаларында, Мосгортрансның киоскларында сатыла. Шәһәрдә хәзер маршруткалар йөрешен туктаттылар.


4. Кайда тукталырга?


Мәскәү кыйммәт шәһәр. Бигрәк тә торак мәсьәләсендә. Ярый да кереп кунак булырга, йоклап чыгарга туган-тумача, таныш-белеш булса. Ә юк икән, интернет ярдәмгә килә. Торак тәкъдим итүче, чагыштырмача кыйммәт булмаган сайтларны барлыйк:

 

  • Airbnb.  Бүлмә бәяләре тәүлегенә 696 сумнан башлана, фото һәм бәяләр белән танышып була. Әмма бу ысулның тискәре ягы да бар – бүлмә хуҗасы мошенник булып чыгарга мөмкин. Шуңа күрә бүлмә хуҗасын сайлаганда аның сайт белән күптәннән хезмәттәшлек итүенә, сезгә кадәр булып киткән кунакларның отзыв-бәяләмәләренә игътибар итегез.
  • booking.com. Бу сервис сыналган отель һәм кунакханәләр тәкъдим итә, кайберләрендә яшәү бәясенә ашау да кергән.
  • Ostrovok.ru. Бу сервиста тәкъдим ителүче отельләрнең күбесендә иртәнге аш бәягә кертелгән. Әмма отельләрнең күбесендә алдан түләү тәртибе генә каралган һәм килә алмаган очракта акча кире кайтарылмый.
  • Яндекс недвижимость. Торак бәяләре чагыштырмача очсыз. Алдан түләү каралмаган. Әмма хуҗаларның кемлеген аңлап булмый, чөнки сезгә кадәр булып киткән кунакларның бәяләмәсе юк.


Киләсе язмада без сезне Мәскәүгә килгәч барып күрергә тиешле иң матур урыннар белән таныштырырбыз. Ә хәзергә ялларыгызны планлаштыра торыгыз.


Мәскәүдә яшәүче журналист Энҗе НОГМАНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International