Салават Фәтхетдинов җәмәгать транспортына утырып кая барган? Һәм кем ул Илсөя?

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Башкортстанда яшәүче җырчы Гүзәл Әхмәтова интернетка Салават Фәтхетдинов белән төшкән фото урнаштырды. Фотоның үзенчәлеге шунда: артистлар җәмәгать транспортында бара. Гүзәл белән Салават автобус белән кая барган?


Бу сорауга Гүзәл Әхмәтованың җавабы кыска булды: "Фото Мәскәүдә төшерелде. Салават, Илсөя һәм мин өчәү Мәскәү буйлап сәяхәт иттек!" Гадәттә, Илсөя дигәч, татар эстрадасы артисты Илсөя Бәдретдинова күз алдына килде. Бу хакта аннан сорашырга булдык.


"Кайчан булган икән соң бу? Гүзәл Әхмәтова, Салават һәм мин Мәскәүдә йөргәнне хәтерләмим. Башка Илсөядер ул. Бер "солянка" вакытында Гүзәл белән икәү чыгып китеп, Мәскәү үзәгендә йөреп кайткан идек. Тик анда Салават булмады..." - дип җавап бирде безгә Илсөя. Шулай итеп, Гүзәл Әхмәтованың кайсы Илсөя турында әйтүе сер булып калды...


Эльвира ШАКИРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International