5 майда Германиянең Кельн һәм Франциянең Париж шәһәрләрендә старт алган хоккей буенча дөнья чемпионатына якшәмбе төнендә нокта куелды. Швеция хоккей җыелмасы үз тарихында унынчы мәртәбә дөнья чемпионы булып танылды. Германиянең Кельн шәһәрендә узган финал матчында Швеция хоккейчылары буллит сериясендә Канада командасыннан өстен чыкты – 2:1. Шулай итеп, Канада үз титулын саклап кала алмады һәм җиңүләр саны буенча СССР һәм Россияне куып тота алмады: бездә – 27 алтын. Атна шундыйрак яңалык белән башланды...
ИҢ ЯХШЫЛАР – БЕЗДӘ ДӘ БАР
Швеция җыелма командасына җиңү яуларга капкачы Хенрик Лундквист нык булышты: Милли хоккей лигасында “Нью- Йорк Рейнджерс” командасы капкачысы буллит сериясендә Канада уенчылары бәргән 4 алканың берсен дә керттермәде. Хәер, аңа карап сары киемле командага “алтын”га манылырга булышкан капкачы чемпионатта иң яхшысы булып танылмады. Иң яхшы капкачы – безнеке! Россия капкачысы Андрей Василевский гына түгел, команда һөҗүмчесе Артемий Панарин да турнирның символик җыелмасына кертелде – чемпионатта 17 (4+13) очко җыйган Артемий иң яхшы бомбардир булып танылды.
Алтын, көмеш һәм ике тапкыр бронза... Россия хоккейчылары соңгы дүрт елда шундый уңышка иреште. Күрсәткечләр түбәнгә таба барса да, Россия хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк баш тренерга карата ышанычның тамчы да кимемәвен җиткерде. Олег Знарок үзе дә канәгатьлек кичерә.

– Дүрт ел рәттән чемпионаттан медаль белән китү – бик яхшы күрсәткеч, – диде баш тренер Олег Знарок. – Без зурракка өметләндек. Барып кына чыкмады.
...Хәлиткеч уенда Финляндия җыелма командасын отып (5:3), бронза медаль яулаган Россия җыелма командасы составында “Ак Барс” уенчысы Владимир Ткачев та бар иде. Татарстанга дөнья чемпионатыннан медаль кайту, аеруча сөенечле.
БЕРЕНЧЕСЕ ТҮГЕЛ
Тәүге тапкыр дөнья чемпионатында катнашып, шунысында ук бронза медаль белән кайтуы Владимир Ткачевның үзе өчен тарихи вакыйга булса да, республика хоккей тарихы битләрендә мондый уңышлы чыгышлар бар иде инде. Клубның матбугат хезмәте чыганакларына таянып, шул тарих битләрен актарып, “Ак Барс” командасында уйнап, Россия җыелмасында дөнья чемпионатында уңышка ирешкән хоккейчыларны барлыйк.

ЧЕМПИОННАР. “Ак Барс” командасыннан иң беренче дөнья чемпионнары булып Илья Никулин, Сергей Зиновьев, Данис Зарипов һәм Алексей Морозов танылды. Бу тарихи вакыйга 2008 ел белән бәйле. Әлеге өчлекнең Россия чемпионатында уңышлы чыгыш ясаган, көндәшләрен куркуга салырдай көчкә ия чагы иде бу. Ярымфиналда Россия хоккейчылары Финляндия җыелмасын тар-мар иткән (4:0), ә “Ак Барс” өчлеге ике алка керткән иде. Ә финалда мавыктыргыч уенда боз хуҗалары – Канада хоккейчыларыннан өстен чыктык (5:4).
2009 елда Россия хоккейчылары финалда кабат Канада командасын отты (2:1). Уңышка ирешкән ил җыелмасы составында “Ак Барс”тан Илья Никулин, Данис Зарипов, Алексей Морозов һәм Алексей Терещенко бар иде. Ә Сергей Зиновьев ул вакытта Мәскәүнең “Динамо” командасына китеп өлгергән иде инде.
2012 елда Зиннәтулла Билалетдинов җитәкләгән ил җыелмасы дөнья чемпионатында кабат алтын медальле булды. Ул вакыттагы чемпионнар – Илья Никулин, Евгений Медведев, Алексей Терещенко “Ак Барс” данын яклый иде.

Казанга “алтын” белән кайткан хоккейчыларның соңгылары – Евгений Медведев һәм Александр Бурмистров. Россия җыелмасының 2014 елда Минскида уңышка ирешкәннән соң җиңүче булганы юк инде.
КӨМЕШ. “Ак Барс”тан Россия җыелмасына көмеш медаль яуларга булышкан хоккейчылар – бишәү. 2002 елда “Ак Барс” сакчысы Дмитрий Быков шундый уңышка ирешсә, 2010 елда Константин Корнеев, Илья Никулин, Алексей Емелин һәм Алексей Терещенко “көмеш”ле булды. Шунысы кызык: алтын медаль өчен көрәштә ул елларда Россия хоккейчыларын Канада түгел, Словакия һәм Чехия командалары откан иде.
БРОНЗА. 2005 елда – Сергей Зиновьев белән Виталий Прошкин, 2007дә Мәскәүдә узган чемпионатта – кабат Сергей Зиновьев, Данис Зарипов, Алексей Морозов, Илья Никулин, Виталий Прошкин һәм капкачы Александр Еременко ил җыелмасына өченче урын яуларга булышты.
Инде быел – 2017 елгы чемпионаттан соң, аларның сафына Владимир Ткачев та өстәлде. Өченче урын өчен барган матчта финнар капкасына Владимир дөнья чемпионатында беренче алкасын кертте.
САН ҺӘМ СЫЙФАТ
Россия хоккей җыелмасына уңыш китергән дөнья чемпионатларында “Ак Барс” хоккейчылары командада төп рольне башкарган еллар да булды.

“Ак Барс” составында уйнаган елларында Данис Зарипов, мәсәлән, 5 тапкыр дөнья чемпионатында катнашкан, 34 уенда бозга чыккан һәм 33 (11+22) очко җыйган.
Аерым бер турнирдагы рекордларга килгәндә, 2007 елгы чемпионатта 13әр очко җыйган Алексей Морозов (8+5) һәм Сергей Зиновьевны (3+10) башка “барс”ларның куып тота алганы юк.
Сакчылардан рекордчы, әлбәттә – Илья Никулин. Ул 8 тапкыр дөнья чемпионатында катнашкан, барлыгы 70 (!) уенда катнашкан 10 алка керткән, 20 мәртәбә голга китергән пас биргән.
Иң күп алка кертүче – Алексей Морозов (15 гол).
Капкачылардан Сергей Абрамовның 1995 елда – 3 уенда бозга чыкканын хәтерләүчеләр бардыр. Рекордчы – Александр Еременко. 2007 елгы чемпионатта ул 6 матчта капка саклап, һөҗүмнәрнең 95,7 процентын кире кага алды.
“Ак Барс” уенчыларыннан безнең күзаллау буенча дөнья чемпионатындагы символик җыелма: Александр Еременко; Евгений Медведев-Илья Никулин; Алексей Морозов-Сергей Зиновьев-Данис Зарипов.
КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Дөнья чемпионатында иң беренче очко җыйган һәм гол керткән “Ак Барс” хоккейчысы – Михаил Сарматин. Бу хәл 1997 елда Финляндиядә узган турнирда теркәлде. Шунысы да игътибарга лаек: Михаил голын Германия белән уенда (5:1) буш капкага кертте.
Алексей Чупинның да ил җыелмасы данын яклаганы бар. Шул ук 1997 елгы чемпионатта тарихи беренче голын кертү өчен аңа 3 уен кирәк булды.
Голлар димәктән, Казан хоккейчысы Кирилл Петровның 2013 елгы дөнья чемпионатында беренче уенында ук Латвия капкасына гол кертүе, Александр Бурмистровның 2014 елда Казахстан белән уен төгәлләнергә 6 секунд кала гол кертүе дә, ә быел Владимир Ткачевның унынчы уенда гына гол кертә алуы да тарих битләренә язылды. Шунысы кызык: Казан хоккей мәктәбе аша узган әлеге өч уенчының да тәүге голлары әлегә соңгысы булып тора.
... Дөнья чемпионнары арасында “Ак Барс”та уйнаган гына түгел, ә Казанда туып-үскән хоккейчыларны да күрәсе килә. Әлегә исемнәре телгә алынган хоккейчылар арасында андыйлар берәү – Александр Бурмистров кына. Тормыш дәвам итә.
Фәрит САЛИХОВ