Татарстанда янгында ир-ат һәлак булган

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Татарстанның Бөгелмә районында үз йортында чыккан янгында ир-ат һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.


Кичә, ягъни, 22 нче май, 18 сәгать 44 минутта, кризислы хәлләрдә идарә үзәгенә, Забугоровка авылында шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Низовская урамында бер катлы агач йорт януы ачыклана.

 


19 сәгать 7 минутта янгын сүндерелә. Янып беткән кухняда янгын сүндерүчеләр шушы өйнең 57 яшьлек хуҗасы гәүдәсен таба. Хәзерге вакытта фаҗиганең үзенчәлекләре ачыклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International