Биектауның “Яблоневый ряд” ансамбле “Каравон” Бөтенроссия рус фольклоры фестивалендә 300000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. Фестиваль елдагыча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Лаеш районының Никольское авылында узды. “Каравон”га 20 меңнән артык катнашучы – Татарстаннан һәм Идел буе төбәкләреннән 50дән артык этнографик һәм вокаль ансамбльләр килде.
“Яблоневый ряд” ансамбле, асылда исә Казан фольклорының йөзенә әверелсә дә, Биектау районыныкы, ул шушында оештырылган. Аның составындагылар район күләмендәге һәм республика башкаласындагы барлык милли бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйлар.
– Без үз алдыбызга сертификат өчен көрәшү максатын куймаган идек. Бүләк ул – 2003 нче елдан бирле башкарган эшебезнең нәтиҗәсе. Ансамбль оешканга быел 15 ел тулды. 2013 нче елмы, 2014 нчеме – бер елны без, әле Рәхмәт хатларын исәпләмәгәндә, 13 диплом алдык. Акчалата сертификатны беренче тапкыр алуыбыз. Бу, әлбәттә, безнең ышанычны арттырды, ә дәртләнеп эшләү, күтәренкелек бездә җитәрлек. Безнең коллектив аша күп кешеләр узды, әмма иң көчлеләре, иң намуслылары калды. Аннары хорыбызга шундый үзенчәлек хас – безгә я укытучылар, я күп балалы әниләр йөри, – дип сөйләде безгә “Яблоневый ряд” ансамбленең сәнгать җитәкчесе Татьяна Зеленяк.
Ансамбль фольклор традицияләрен, йолаларын саклап кына калмый, ул аларны үстерә дә. “Яблоневый ряд” репертуарында эстрада, халык, фольклор, православие диненә караган, заманча һәм башка күп төрле юнәлешләрдәге җырлар бар. Алар рус, украин, татар телләрендә җырлыйлар. Әле чуаш телендәге җыр өйрәнергә дә ниятләп торалар. Фестивальдә алар “Заинька” җыры белән чыгыш ясадылар. Бу җырга инде 14 ел. Җырны Мәскәүдә дә, Омскида да җырлыйлар. Әле аның белән “Иван Купала” төркеме дә кызыксынган.
Эшләп тапкан акчаларына милли костюмнар, шулай ук уен кораллары алырга, ансамбльне үстерергә уйлыйлар. Андый сертификат Татарстанның нибары 5 коллективына гына бирелде.
– Мондый нәтиҗәгә ирешү өчен беренчедән, үз эшеңне, Туган җиреңне бик тә яратырга, тамырларыңны белергә, алардан рухи көч алырга һәм, әлбәттә, белемеңне яшьләр белән уртаклашырга, үз иҗатыңа балаларны да җәлеп итәргә кирәк. Шушы максатны күздә тотып, без балаларны берничә тапкыр “Хоровая” га, “Кузьминки” Бөтенроссия фольклор-этнографик фестиваленә алып бардык. Кызыксынулы даими эш алып бармый торып, белемеңне яшь буынга тапшыру мөмкин түгел. Без җырларыбызны бөтен барлыгыбызны, йөрәк җылыбызны кушып башкарабыз, шунлыктан алар тыңлаучыларның күңелләрендә яңгыраш табалар. Яшьләр белән эшләгәндә дә шулай ук. Өлкән буын вәкилләре алар үз гореф-гадәтләрен, халыкны хөрмәт итсеннәр, үз тарихларын белсеннәр, патриотлар булып үссеннәр өчен бай тәҗрибәләрен кызганмый тапшырырга тиешләр, – дигән фикердә Татьяна Зеленяк.
“Яблоневый ряд” коллективына бүләкне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Фольклор ансамбльгә шундый югары бәя бирелү яңа проектларны башлап җибәрергә этәргеч булды. Сентябрь аенда ук инде “фольклор иленә” сәяхәт планлаштырылган. Бу – балалар халык көйләрен, җырларын күбрәк белсеннәр өчен укучыларга исәпләнгән интерактив уен. Киләчәктә әле әбиләребездән калган күркәм гореф-гадәтләрне яңартып, кул эшләре белән җырлый-җырлый кич утырулар да оештырылачак.