ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Июнь башында Казанда туган телләрендә (рус булмаган) белем алучы мәктәп укучылары өчен рус теле буенча  IV Халыкара олимпиада булды. Олимпиада 2 турда узды. Беренчесе – онлайн-тест режимында алып барылган сайлап алу туры. Анда безнең районнан белем татар телендә бирелүче 10 мәктәптән 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Турыдан-туры катнашу таләп ителгән турга безнең районның иң күп балл җыйган 2 укучысын чакырдылар. Болар – Мәмдәл мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Алия Фатыйхова һәм Ямаширмә мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Айгөл Гатиятова.

Республика юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең (ЮХИДИ) Биектау районы бүлегенә шоферлар автомобиль тәрәзәсенә кара пленка ябыштырган өчен машина номерын салдыралармы, дигән сорау белән еш мөрәҗәгать итәләр. Кыска гына әйткәндә, моның өчен автомобиль номерын салдырмыйлар.

Бүген “Биектау” универсаль спорт залында “Спорт наркотикларга каршы” дип аталган республика фестивале уза.

Тиздән Конфедерацияләр Кубогы булачак көннәрдә Татарстан халкы һәм кунакларның иминлеге кемнәр кулында, коррупциянең тамырына балта чабу мөмкинме, видеокамералар полицейскийларга ничек ярдәм итә, киң яңгыраш алган җинаять эшләрен тикшерүдәге нечкәлекләр – Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин эксклюзив әңгәмәдә әнә шулар хакында сөйләде.

21 яшьлек егет автомобилен этеп чыгарырга булышмаган өчен таныш түгел кешене кыйнаган.

12 июнь көнне 19:20 сәгатьтә “Глонасс 112” системачы буенча Биектау районы  Шигали авылы Яңа урам адресы буенча мунча януы турында хәбәр килеп ирешә.

13 июнь көнне Дөбьяз авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Маһирәҗәп Шакир кызы Әхмәтҗанова үзенең 90 яшьлек юбиллен билгеләп үтә.  Ул “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытындагы фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән.

30 июнь, җомга көнне, Россиядә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла.

23 июнь көнне Биектау районы Әбла авылында  су торбаларына, су чаннарына планлы рәвештә профилактик чаралар үткәрү сәбәпле, салкын су белән тәэмин итү вакытлыча туктатыла.

Иске- Казан авыл җирлегенең Татар Әйшәсе авылында ифтар мәҗлесе булып узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International