22 июнь-Хәтер көнендә "Хәтер яктысы" дигән исемдә һәйкәл янында авыл җирлегеннән сугышка киткән авылдашларыбызны искә алдык.
15-16 июньдә Липецк өлкәсендә Россия авыл хатын-кызлары Комитетының киңәйтелгән утырышы булып узды, анда Россиянең 35 регионыннан 80 нән артык хатын-кыз килгән иде. Татарстан Республикасыннан Биектау районы Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина һәм Алексеевск районы Войкино авыл җирлеге башлыгы Надежда Шабутдинова катнашты. Чара авыл хуҗалыгы кооперациясе һәм "Авыл җирлекләре биләмәләренең 2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәр периодка тотрыклы үсеше" федераль программасының үтәлеше мәсьәләләренә багышланган иде.
Биектау районында Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре һәм Суд приставларының федераль хезмәте уртак рейд уздырдылар.
Биектау районы Ямаширмә авылында ифтар ашы уздырылды.
«Мандарин» бию студиясе Кара диңгез яр буенда Анапа шәһәренең “Витязево” балаларны сәламәтләндерү лагерында ял итә.
Озакка сузылган авырудан соң җырчы Әлфия Авзалова вафат булды.
Биектау районында “Спорт наркотикларга каршы” дип аталган республика фестивале узачак. Фестиваль кысаларында төрле бәйгеләр һәм интеллектуаль уеннар оештырылачак. Җиңүчеләрне республика призлары һәм бүләкләр көтә. Фестивальдә катнашырга иреклеләр үзәкләре/берләшмәләре/отрядлары, студентлар, яшьләр оешмалары, эшче яшьләр, шулай ук районның социаль яктан актив кешеләре чакырыла.
Ярый әле бездә авыллар бар! Туфрагында эре бодайлары, болыныда эскерт куеп йөргән агайлары, урамында тәгәрәп үскән малайлары бар. Әмма бүген яшь кызлары элеккечә чишмәләрдән су ташымый, әниләре мичкә ягып ипи пешерми, кичке урамда тальян гармун моңнары да ишетелми. Тик шулай да авыл барыбер ямьле. Чишмә суы өйгә килгән, ипие дә кибеттә генә. Авыл халкының тормыш-көнкүреш шартлары елдан-ел яхшыра бар. Шәпше авыл җирлегенең бүгенге проблемалары һәм мәшәкатьләре, авылның үсеше һәм яңарышы турында газета укучыларыбызга Шәпше авыл җирлеге башлыгы Владимир Беляков сөйләде. Әңгәмәне безнең хәбәрчебез Алия Хәйретдинова алып барды.