Биектау районында “Спорт наркотикларга каршы” дип аталган республика фестивале узачак. Фестиваль кысаларында төрле бәйгеләр һәм интеллектуаль уеннар оештырылачак. Җиңүчеләрне республика призлары һәм бүләкләр көтә. Фестивальдә катнашырга иреклеләр үзәкләре/берләшмәләре/отрядлары, студентлар, яшьләр оешмалары, эшче яшьләр, шулай ук районның социаль яктан актив кешеләре чакырыла. Фестиваль 10:00дән 13:00гә кадәр “Биектау” универсаль спорт залында узачак. Барлык сораулар белән 2-35-88 телефоны буенча район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.