Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина Россия авыл хатын-кызлары Комитетының киңәйтелгән утырышында катнашты.

2017 елның 20 июне, сишәмбе

15-16 июньдә Липецк өлкәсендә Россия авыл хатын-кызлары Комитетының киңәйтелгән утырышы булып узды, анда Россиянең 35 регионыннан 80 нән артык хатын-кыз килгән иде. Татарстан Республикасыннан Биектау районы Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина һәм Алексеевск районы Войкино авыл җирлеге башлыгы Надежда Шабутдинова катнашты. Чара авыл хуҗалыгы кооперациясе һәм "Авыл җирлекләре биләмәләренең 2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәр периодка тотрыклы үсеше" федераль программасының үтәлеше мәсьәләләренә багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International