21 яшьлек егет автомобилен этеп чыгарырга булышмаган өчен таныш түгел кешене кыйнаган.
Минзәлә районын судында 21 яшьлек Эдуард Әхмәтшинның җинаять эше каралды. Ул РФ Җинаять кодексының 111 маддәсе буенча гаепләнә.
Әхмәтшин 3 мартта Минзәлә урамында бата. Ул “Лада-Калина” машинасындагы таныш түгел иргә мөрәҗәгать итеп, ярдәм сорый. Әмма ир, күрәчәгенә каршы, ярдәм итүдән баш тарта. Машинасы батудан һәм үтенеченә колак салмаудан нервланган Әхмәтшин бу ирне бик нык кыйнап ташлый.
Cудта Әхмәтшин үз гаебен тулысынча таный.
Аны өч елга сынау срогы белән өч елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарыла.
ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте