Бүген 10 июнь көнне Дөбьяз авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Гөлчирә Мәрдән кызы Мөбәрәкшина үзенең 90 яшьлек юбиллен билгеләп үтә. Ул “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытындагшы фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән.
Биектау районының Дөбьяз участок хастаханәсе базасында чираттагы тапкыр Донор көне узды. Кан бирергә теләүчеләр, ә алар шактый җыелган, ярдәмгә мохтаҗларга аз гына булса да сәламәтлек бүләк итү өчен, иртәдән үк килеп җиткәннәр иде.
Балалар иҗаты йортының вокаль отчет концерты әле күптән түгел генә шаулап-гөрләп узды. Әлеге концертның төп персонажлары “Color music”, “Кояш” ансамбльләре һәм “Гармония” театр студиясе булды.
Бүген, 8 июньдә “Ватан” хуҗалыгы базасында Ямаширмә авыл җирлегендә машина белән саву осталарының Бөтенроссия конкурсының район этабы узды. Теория һәм практика буенча Биектау районының 24 сыер савучысы көч сынашты.
Кичә 17:20 сәгатьтә Биектау районы бердәм диспетчер бүлегенә Казан-Малмыж автоюлының 21 нче километрында, ягъни Биектау авылы Зур кызыл урамында91 нче маршрут автобусы катнашында яну белән бл-транспорт һәлакәте була.
Кичә 12 июнь көнне 19:20 сәгатьтә “Глонасс 112” системачы буенча Биектау районы Шигали авылы Яңа урам адресы буенча мунча януы турында хәбәр килеп ирешә.
Бүген 13 июнь көнне Дөбьяз авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Маһирәҗәп Шакир кызы Әхмәтҗанова үзенең 90 яшьлек юбиллен билгеләп үтә. Ул “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытындагы фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән.