Биектау районында иң яхшы сыер савучыларны ачыкладылар

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Бүген, 8 июньдә “Ватан” хуҗалыгы базасында Ямаширмә авыл җирлегендә машина белән саву осталарының Бөтенроссия  конкурсының район этабы узды. Теория һәм практика буенча Биектау районының 24 сыер савучысы көч сынашты.

 

Конкурс 4 этаптан торды: теория, саву аппарытын сүтү һәм җыю, саву, савылган сөтнең чисталыгын билгеләү. Жюри составында күрше районнардан килгән белгечләр һәм Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре булды. 

Бәйгене күптәнге гадәт буенча Биектау районының иҗат коллективлары күңелле тамама-чыгышлары белән ачтылар. Район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин конкурста катнашучыларга уңышлар теләп мөрәҗәгать итте:

– Бирегә иң зарури һөнәр вәкилләре җыелды. Сез – яхшыларның да яхшылары. Бүген район намусын лаеклы яклый алырлык хезмәтчәнне сайларга кирәк булыр , – район Башлыгы бәйгегә килүчеләргә үзенең теләкләрен белдерде.

Нәтиҗәдән күренгәнчә, машина белән саву осталары конкурсының район этабында абсолю чемпион исемен “Серп и молот” хуҗалыгы сыер савучысы Ольга Әхмәтшина яулады.

– Минем өчен бу җиңү ничектер көтелмәгәнрәк булды. Әле һаман ышанып җитмим. Мин өченче ел  рәттән яхшылар арасында, әмма көндәшләремнең дә осталыкларын шактый арттыруларын күрми мөмкин түгел, – дип үз фикерләрен белдерде конкурс җиңүчесе. 

– Яшь сыер савучылар арасында мактау пьедесталының югары баскычында “Ватан” хуҗалыгы вәкиле Таңсылу Хәлилова булды.  

– Җиңү хисе минем өчен гадәти халәт. Мин бәйгеләрдә 10 ел катнашам һәм 10 тапкыр җиңдем, – диде Таңсылу. 

Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр. Иң яхшы сыер савучыларны шулай ук район Сабантуенда да хөрмәтләячәкләр.

Исегезгә төшерәбез, конкурсның район этабында җиңүчеләр республикада район намусын яклаячаклар, ә Татарстанның иң яхшы сыер савучылвары  машина белән саву осталарының Бөтенроссия конкурсында катнашачак.

                          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International