Биектау районы Шигали авылында мунчада янгын чыкты

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Кичә 12 июнь көнне 19:20 сәгатьтә “Глонасс 112” системачы буенча Биектау районы  Шигали авылы Яңа урам адресы буенча мунча януы турында хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр бер катлы, кирпеч, 4х7 размерля, вагонка белән тышланган, электр кертелгән, газ кертелмәгән мунча януын ачыклыйлар.

Мунча иминиятләштерелмәгән. Милек хуҗасы ачыкланды.

Янгын вакытында бинада беркем дә булмый.

Янгын чыгу сәбәбе итеп, төтен торбасыннан башка урыннарны каплап торучы әйберләрнең булмавы, яки аларның размерларының кирәк кадәр булмавын атыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International