Бүген 10 июнь көнне Дөбьяз авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Гөлчирә Мәрдән кызы Мөбәрәкшина үзенең 90 яшьлек юбиллен билгеләп үтә. Ул “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытындагшы фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән.
Юбилярны күркәм бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров та килгән иде. Ул Гөлчирә Мәрдән кызына саулык-сәламәтлек, якыннарының кайгыртуы һәм яратуында озын-озак гомер итүен теләде. Шулай ук юбилярга илебез Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм район хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырды.