Тиздән Конфедерацияләр Кубогы булачак көннәрдә Татарстан халкы һәм кунакларның иминлеге кемнәр кулында, коррупциянең тамырына балта чабу мөмкинме, видеокамералар полицейскийларга ничек ярдәм итә, киң яңгыраш алган җинаять эшләрен тикшерүдәге нечкәлекләр – Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин эксклюзив әңгәмәдә әнә шулар хакында сөйләде.
– Артем Валерьевич, Татарстанда дөнья күләмендәге вакыйга көтелә: Конфедерацияләр Кубогы матчларына әзерлек һәм аларны үткәрү вакытында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы шәхси составының эш үзенчәлекләре нидән гыйбарәт?
– Дөрестән дә, Татарстан өчен дә, министрлык өчен дә бу – бик зур вакыйга. Соңгы елларда республикада һәм Эчке эшләр министрлыгында мондый чараларны үткәрү, шул исәптән иминлекне тәэмин итү мәсьәләләрендә зур тәҗрибә тупланды.
9 майда РФ Президентының Указы дөнья күрде. Анда 2017 елдагы Кубок матчлары һәм 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә бәйле чикләүләр билгеләнгән.
Тулаем алганда, без әзер – ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының бөтен шәхси составы 1 июньнән көчәйтелгән эш режимына күчте. Россия гвардиясе бүлекчәләре белән бергә, хезмәткәрләр саны 8,5 меңгә җитәчәк. Бу – Универсиада вакытындагыдан азрак.
Барлык объектларны да (стадионнар, кунакханәләр, яшәү базалары һ.б.) шәхси сак агентлыклары, куркынычсызлык хезмәтләре белән бергә тәүлек әйләнәсе контрольдә тотачакбыз.
– Якын көннәрдә Татарстан территориясендә 700дән артык видеокамера урнаштырылачагы да әйтелде.
– Соңгы 10 елда эчке эшләр органнарында күп кенә реформалар булды. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының штаты 40 меңнән 18 меңгә кадәр киметелде. Әлбәттә, без моны компенсацияләүнең юлларын эзлибез.
Моның иң нәтиҗәле чарасы – видеокамералар. Россиядә без беренчеләрдән булып «Куркынычсыз шәһәр» комплексы сегментын булдыру эшенә керештек.
«Куркынычсыз шәһәр»дә уннан артык ярдәмче система каралган. Алар – халыкка хәбәр итү һәм мәгълүмат җиткерү, «112», видеокүзәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны видеотеркәү, янгын сигнализациясе, экологик мониторинг, эзләү һәм навигация системалары.
Якын көннәрдә социаль әһәмияткә ия 444 объектта 742 камера урнаштырылачак. Моңа «Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе тарафыннан 68,56 миллион сум акча бүленде.
Әмма болардан тыш, 2015, 2016 елларда да камералар да куелганын әйтергә кирәк. Без Казанда видеокүзәтү системасын яңартуга җитди игътибар бирдек. Бездә 11 меңнән артык камера бар. Аларның 2038е кешеләр күп җыела торган урыннарда куелган.
Бүгенге көндә барлык эре объектлар да видеокамералар белән тәэмин ителгән.
«Казан Арена» стадионының һәр почмагында югары сыйфатлы видеокамералар урнаштырылган. Бу – матчлар вакытында җәнҗал куптаручылар, хулиганнарны ачыкларга һәм фаш итәргә мөмкинлек бирә.
Шулай ук шәһәр хакимиятләре һәм идарәче компанияләр белән бергә торак секторында, күпкатлы йортларда да видеокамералар урнаштыра башладык. Анализ күрсәткәнчә, җинаятьләрнең күбесе нәкъ менә шунда кылына.
Соңгы 1,5 ел эчендә күпфатирлы йортларга 9 383 камера куелды. Бу эш бүген дә дәвам итә.
Өстәвенә, без кайда – шәхси, кайда ниндидер коммерция структураларына караган видеокамералар урнаштырылуы белән дә кызыксынабыз. Җинаятьләрне ачканда аларны актив рәвештә кулланабыз.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә геопортал (республика шәһәр-районнарында урнаштырылган видеокамералар картасы) булдыру эшенә керештек. Анда шәхси камералар да керә. Бу эш әле күптән түгел генә башланса да, 13,5 меңнән артык камера әлеге геопорталга кертелде инде. Без аннан җинаятьләрне ачканда файдалана алабыз.
Без кешеләрнең җинаятьләрне ачуда катнашуын хуплыйбыз гына. Быелның башыннан видеокамералар ярдәмендә 75 җинаять ачылган һәм 1 914 административ беркетмә төзелгән.
Нормаль кешеләр моны уңай кабул итә, чөнки аның үз иминлеге өчен эшләнүен аңлый. Бу – җинаятьләрне киметүгә ярдәм иткән факторларның берсе. Шунысын да искәртим: 2015 ел нәтиҗәләре буенча җинаятьчелек 15 процентка арткан иде. Бу безне җитди адымнар ясарга этәрде һәм моның нәтиҗәсе дә булды.

– «Фон» компанияләр төркеме тирәсендәге җәнҗал күптәннән башланса да, Анатолий Ливаданы сак астына алу турындагы мәсьәлә әле хәзер генә калкып чыкты. Бу вакыт эчендә нәрсә үзгәрде?
– Төзелешнең темплары кимү һәм гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре моңа этәргеч булды.
Без, беренче чиратта, вәзгыятькә анализ ясыйбыз. Җинаять эше кузгату гына аз. Республикада бүген зур эш башкарыла һәм ТР Президенты аны контрольдә тота. Төзелеп бетмәгән йортлар бер-ике генә түгел, алар бик күп. Ливаданы сак астына алу турындагы мәсьәлә кинәт кенә калкып чыкмады.
Беренчедән, «МЧС» торак комплексын сафка бастыруга кагылышлы җинаять эше буенча төзелеш һәм бухгалтерия экспертизалары төгәлләнде. Аларның нәтиҗәләре нигезендә, төзелештә катнашучылардан җыелган акча һәм компаниянең чыгымнары арасындагы аерманың 1 миллиард сум тәшкил итүе ачыкланды.
Соңгы берничә айда Ливада төзелеш процессыннан тулысынча читләште. Өстәвенә, ул шаһитларга басым ясый һәм тикшерү процессына комачаулый башлады. Тикшерү төркеменә, аның гаебе чынлыкта раслануын исәпкә алып, Ливаданы сак астына алудан башка чара калмады.
– Татарстанда «ТФБ Финанс»ка бәйле җинаять эше дә киң яңгыраш алды, «Татфондбанк»ның җитәкчеләрен җаваплылыкка тарту шуннан башланды бит. Нәкъ менә тикшерүчеләр судта «ТФБ Финанс» җитәкчеләрен сак астына алуны таләп итте.
– «Фон» компанияләр төркеменә нинди карашта булсак, «ТФБ Финанс»ка карата позициябез дә шундый ук диярлек иде. Банкны коткарачакларына әле өмет бар чагында без тыныч кына көттек. Ә банкка беркем дә ярдәм итмәячәген һәм проблеманың көтелгәннән дә җитди булуын аңлагач, безнең һәм тикшерү комитеты тарафыннан тиешле чаралар күрелде.
Бүгенге көндә меңгә якын гариза килде. Гариза язучыларның 610ы инде зыян күрүче дип табылды. Әлеге гаризалар буенча зыянның күләме 670 миллион сум тәшкил итте. Банк секторы – ул үзенчәлекле тармак, анда табуы бик кыен булган белгечләр кирәк. Тикшерү эше дәвам итә.
– Ришвәтчеләрне тоткарлау турындагы мәгълүмат торган саен ешрак күзгә чалына...
– Әлеге темага елдан-ел ныграк игътибар бирелә. Бу юнәлештә без дә актив эшлибез.
2016 ел коррупциягә бәйле җинаятьләрне ачыклау юнәлешендә иң нәтиҗәлесе булды. Шул елның дүрт аенда гына да Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе оперативниклары шундый 367 җинаятьне ачыклады.
2016 елның июлендә РФ Җинаять кодексына вак ришвәтчелек дигән яңа маддә кертелде. Ул тикшерү эшләре үткәрү мәҗбүри булмаган маддәләр категориясенә керә һәм 10 мең сумнан да артып китмәгән ришвәт алган яки биргән өчен җаваплылыкка тартуны күздә тота. Ел башыннан республикада әлеге маддә буенча 45 җинаять ачыкланды.
Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә дә теркәлгән ришвәтчелек фактларының җитди кимүе күзәтелә. Биредә сүз барыннан да элек җир кишәрлекләрен ялган документлар нигезендә сатып җибәрүче авыл җирлеге башлыклары хакында бара. 4 ай эчендә без шундый 100 җинаятьне (узган елның шул чорында – 182) ачыкладык.
Авыл җирлеге башлыкларына бу сабак булгандыр, зур штрафлар түләү һәм рәшәткә артына озату куркынычы бик тиз һәм җиңел генә баю теләген юкка чыгаргандыр, мөгаен.
Шуның белән бергә, коррупция киң тамыр җәйгән өлкәләр үзгәрешсез калды дияргә мөмкин. Биредә дәүләт һәм муниципаль заказлар өлкәсе әйдәп бара.
Гомумән алганда, коррупцияне кайчан да булса җиңә ала икән, шул җитәкчегә һәйкәл куярга кирәк. Әмма бу – әлеге күренешкә каршы көрәшмәсәң дә ярый дигән сүз түгел.
Светлана БЕЛОВА