Биектау районыннан Маһирәҗәп Әхмәтҗанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

13 июнь көнне Дөбьяз авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Маһирәҗәп Шакир кызы Әхмәтҗанова үзенең 90 яшьлек юбиллен билгеләп үтә.  Ул “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытындагы фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән.

 Юбилярны күркәм бәйрәме белән котларга район башлыгы  урынбасары Әнәс Шакиров та килгән иде. Ул Маһирәҗәп Шакир кызына саулык-сәламәтлек, озын-озак гомер итүен теләде. Шулай ук юбилярга илебез Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм район хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International