2019 елның 8-10 апрелендә Мәскәүнең "Манеж" күргәзмәләр залында "Россия - Гарәп дөнясы: уртак киләчәк өчен гамәлләр чоры" девизы астында Россия-Гарәп эшлекле советының XII сессиясе һәм "Арабия-Экспо" IV халыкара күргәзмәсе узачак. XII сессиядә Россия белән гарәп илләре арасында үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралачак. Анда Фарсы култыгы һәм Төньяк Африка илләреннән 1500дән артык вәкил катнашыр дип көтелә.
Мәскәүдә Интеллектуаль милек буенча федраль хезмәт (Роспатент) җитәкчелеге катнашында Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Роспатент җитәкчесе урынбасары Юрий Зубов, Татарстан икътисад министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Индира Киреева һәм "Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге" ТР ДУП генераль директоры Алексей Кравцов катнашты.
4 февральдән бизнес өчен күпфункцияле үзәк офисының режимы үзгәрә (Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт). Хәзер филиал төшке аш тәнәфесеннән тыш кабул итәчәк.
Чаллыда “Хайер” индустриаль паркы территориясендә 1200 м2 артык мәйданда җитештерү корпусы төзелде. Хәзер бинада эчке инженерлык челтәрләре үткәрелә. Объектларны 2019 елның җәендә файдалануга тапшырырга ниятлиләр, нәтиҗәдә, “Хайер Лаундри Машин РУС” барабанлы төрдәге кер юу машиналары чыгара башлаячак.
30 гыйнварда Марат Әхмәтов җитәкчелегндәге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы делегациясе университет һәм Министрлык арасында потенциаль партнерлык проектларын билгеләү өчен Казан университетының тикшеренү лабораториясендә булды.
2019 елның 12-13 февралендә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык коллегиясе кысаларында «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары башкарма директорларының Беренче бөтенроссия олимпиадасын - 2019» уздыра.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Чуаш Республикасында(Чебоксар шәһәрендә) 28 февральдән 1 мартка кадәр «Бәрәңге-2019» төбәкара күргәзмә-форум узачак. Чара Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә оештырыла. Анда илнең 20дән артык төбәгеннән вәкилләр катнаша.
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны тикшергән вакытта контроль-күзәтчелек органнары тикшерелә торган затларга запрос юлламыйча гына ала торган мәгълүмат исемлегенә өстәмәләр кертүче карарга кул куйды. Документ хөкүмәт сайтында бастырылган.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Әлмәт районында махсус икътисадый зона төзүгә заявка әзерләү мәсьәләләре каралды. Чарада тармак министрлыкларының һәм мәнфәгатьле оешмаларның вәкилләре катнашты.
Металл ватыгы кабул итү һәм эшкәртү буенча бизнесны гамәлгә ашыру өчен лицензия алуга (яңадан рәсмиләштерүгә) дәүләт пошлинасын хәзер Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша түләргә мөмкин. Түләү, дәүләт һәм муниципаль түләүләрнең дәүләт мәгълүмат системасына акча күчерү турында мәгълүмат җибәрү шарты белән, "Пошлиналар һәм штрафлар түләү" бүлегендә башкарыла.