4 февральдән бизнес өчен күпфункцияле үзәк офисының режимы үзгәрә (Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт). Хәзер филиал төшке аш тәнәфесеннән тыш кабул итәчәк.
Искәртеп үтәбез, бизнес өчен КФҮ дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00дән 18:00гә чаклы (җомга көнне - 17:00гә кадәр) эшли. Белгечләр килүчеләргә бизнес-планлаштыру, маркетинг, дәүләт ярдәмен алу, продукцияне экспортка чыгару буенча хезмәтләр күрсәтә.
Эшкуарларга дәүләтнең бизнеска нинди финанс ресурсларын һәм нинди файдалы шартларда бирергә әзер булуы турында сөйлиләр. Аерым алганда, бизнесменнар 5 миллион сумга кадәр заем алырга мөмкин. Еллык 7,5 процент белән финанс ярдәмен, физик зат поручительлеге һәм "ТР Гарантия фонды" коммерциясез оешмасы поручительлеге булган очракта, Татарстан Эшкуарлыкка ярдәм фонды күрсәтәчәк. Мондый ярдәм алуга заявканы "Минем бизнес" офисларында да, "Минем документлар" офисларында да бирергә була.
Бизнес өчен КФҮ күрсәтә торган хезмәтләр исемлеге белән тулырак түбәндәге сайтта танышыра мөмкин: http://mfc16.tatarstan.ru/?for_business=1
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте