Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны тикшергән вакытта контроль-күзәтчелек органнары тикшерелә торган затларга запрос юлламыйча гына ала торган мәгълүмат исемлегенә өстәмәләр кертүче карарга кул куйды. Документ хөкүмәт сайтында бастырылган.
Исемлеккә тагын 48 позиция өстәлгән. Бу - 26 федераль башкарма хакимият органы, шул исәптән, Финанс министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, Экология, технология һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, Балыкчылык буенча федераль агентлык, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт карамагында булган белешмәләр.
Исемлекне киңәйтү эшкуарларның административ чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк, чөнки тикшерүләр үткәргән вакытта аларга дәүләт органнары карамагында булган документларны һәм мәгълүматны тапшырырга кирәкмәячәк.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте