2016 елдан "Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү" программасы буенча 3000гә якын автомобиль метанга күчерелгән. Шул исәптән 1310 - физик затларның транспорт чаралары. Автомобильләрнең иң зур күләме 2018 елда күчерелгән. Алар 1277 тәшкил иткән, бу 2017 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга артыграк.
Россия Иктисадый үсеш министрлыгының ике проекты БМО карамагындагы оешма, Мәгълүмати җәмгыять мәсьәләләре буенча дөнья саммиты үткәрә торган премиядә катнашуга заявка биргән. Бу - күпфункцияле үзәкләрдә "бер тәрәзә" принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча челтәр һәм "Сезнең контроль" дәүләт хезмәтләрен күрсәтү сыйфатына мониторинг системасы.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, бүгенге көннән безнең яңалыкларны рус һәм татар телләрендә генә түгел, ә инглиз телендә дә укып була, бу авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлауны арттыру буенча Россия дәүләт сәясәте кысаларында аеруча әһәмиятле.
Россиядә беренче автоном машиналарны Up Great кышкы юллары шартларында тестлаштыру 26 нчы февральдән 5 нче мартка кадәр Мәскәү өлкәсендә автомототехника сынаулары һәм аны дәлилләү буенча фәнни-тикшеренү үзәге полигонында узачак. Катнашу өчен 13 команда, шул исәптән Иннополис шәһәреннән Innoteam командасы да бар. Конкурсны Милли технологик инициатива кысаларында Россия венчур компаниясе үткәрә.
25-28 нче гыйнварда Иннополис Университеты базасында информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы узды, анда Казан, Иннополис, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Буа һәм Лениногорсктан 7-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар арасында РФ Үзәк фән-методик комиссиясе әгъзалары информатика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында республика данын яклаячак Татарстан җыелма командасын сайлап алачаклар.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәктә "Россия Федерациясендә 5G элемтә челтәрен булдыру һәм үстерү перспективалары турында" түгәрәк өстәл узды. Профильле ведомстволар вәкилләре, региональ хакимиятләр, операторлар һәм экспертлар 5G челтәрен җәелдерү модельләре, уңыш факторлары һәм ил өчен актуаль халыкара тәҗрибә турында фикер алыштылар.
Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков республика муниципалитетлары белән цифрлы телевидениегә күчү буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Очрашуда катнашучылар республика халкының хәбәрдарлыгы һәм техник әзерлеге дәрәҗәсе һәм мәгълүмати-аңлату кампаниясенең барышы турында фикер алыштылар.
Россия төбәкләре арасында тәүлеклек сөт сату күләмнәре буенча Татарстан алда бара – тәүлеклек сату 3,1 мең тонна тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае – 2,5 мең тонна, өченче урында Воронеж өлкәсе – 1,7 мең тонна.
Электрон ветеринария сертификациясен һәм авыл хуҗалыгында хайваннарны авырулардан яклауның башка механизмнарын гамәлгә кертү тармакның цивилизацияле үсешенә ярдәм итәчәк һәм кешеләр сәламәтлегенә файда китерәчәк, дип билгеләп үтте Россия Президенты Владимир Путин 28 гыйнварда узган авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм Ветеринария һәм фитосанитария контроле буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашуда.
Рөстәм Миңнеханов Дамир Фәттаховның докладына бәя биреп, начар эшләүче районнарны да күрсәтергә кирәклеген искәртте.