2016 елдан "Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү" программасы буенча 3000гә якын автомобиль метанга күчерелгән. Шул исәптән 1310 - физик затларның транспорт чаралары. Автомобильләрнең иң зур күләме 2018 елда күчерелгән. Алар 1277 тәшкил иткән, бу 2017 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга артыграк.
Әлеге программаны гамәлгә ашыру кысаларында ТР Икътисад министрлыгы аккредитацияләнгән яңадан җиһазландыру һәм техник хезмәт күрсәтү пунктларына юридик һәм физик затларның транспорт чараларын метанга күчерү нәтиҗәсендә алынмый калган табышны каплауга субсидияләр бирде. Техника төренә карап чыгымнарның 30 процентына кадәр субсидияләнде.
Әлеге программаны гамәлгә ашыру 2019 елда дәвам итәчәк.
Аккредитацияләнгән яңадан җиһазландыру һәм техник хезмәт күрсәтү пунктлары реестры һәм программаны гамәлгә ашыруның тулырак механизмы белән түбәндәге сайтта танышырга була: http://mert.tatarstan.ru/rus/programma-po-perevodu-ts-na-gazomotornoe-toplivo.htm.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте