Россия Иктисадый үсеш министрлыгының ике проекты БМО карамагындагы оешма, Мәгълүмати җәмгыять мәсьәләләре буенча дөнья саммиты үткәрә торган премиядә катнашуга заявка биргән. Бу - күпфункцияле үзәкләрдә "бер тәрәзә" принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча челтәр һәм "Сезнең контроль" дәүләт хезмәтләрен күрсәтү сыйфатына мониторинг системасы.
Проектларга теләгән һәркем теләктәшлек күрсәтә ала. Моның өчен шушы сайтта теркәлергә кирәк: https://www.itu.int/net4/wsis/stocktaking/Prizes/2019/Vote. Аннары "Voting Form" сылтамасы аша 18 категориядән гыйбарәт тавыш бирү формасына күчәргә . Аларның һәркайсында иң кызыклы проект өчен тавыш бирергә. Киләсе категория алдагы категориядә тавыш биргәч кенә ачыла. "Минем документлар" дәүләт хезмәтләре проекты (The Public Services Centers “My Documents”) һәм "Сезнең контроль" проекты (The Public Services Quality Monitoring System “Your Control” ) җиденче категориядә номинацияләнгән (Category 7 — AL C7. ICT applications: benefits in all aspects of life — E-government).
Тавыш бирү 2019 елның 10 февраленә кадәр дәвам итә. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә җиңүче проектлар - иң күп тавыш җыйган 5 проект билгеләнәчәк.
WSIS prizes – ул мәгълүмат-коммуникация технологияләрен кулланып, үсеш стратегияләрен уңышлы гамәлгә ашыру өчен аерым затларны, дәүләтләрне, төбәк һәм муниципаль учреждениеләрне бәяләү һәм тануның нәтиҗәле механизмын формалаштыру өчен төзелгән уникаль халыкара конкурс.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте