Металл ватыгы кабул итү һәм эшкәртү буенча бизнесны гамәлгә ашыру өчен лицензия алуга дәүләт пошлинасын ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша түләргә мөмкин

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Металл ватыгы кабул итү һәм эшкәртү буенча бизнесны гамәлгә ашыру өчен лицензия алуга (яңадан рәсмиләштерүгә) дәүләт пошлинасын хәзер Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша түләргә мөмкин. Түләү, дәүләт  һәм муниципаль түләүләрнең дәүләт мәгълүмат системасына акча күчерү турында мәгълүмат җибәрү шарты белән, "Пошлиналар һәм штрафлар түләү" бүлегендә башкарыла.

Түләүне оештырган өчен банк хезмәте өчен акча һәм чыгымнар тотылмый, акчалар, финанс операциясе өчен комиссия тотып калудан тыш, тулы күләмдә күчерелә.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International