ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы агымдагы уку елында укучыларны махсус укыту өчен цифрлы платформа сыналачак төбәкләр арасына керергә планлаштыра. Мондый платформа кирәк тормышка ашыру өчен индивидуаль уку траекторий һәм дөрес бәяләү нәтиҗәләрен. Бу хакта күптән түгел ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Мәскәүдә Саклык банкының "Киләчәккә өлеш" хәйрия фонды вәкилләре белән очрашу кысаларында килешенде.


15
февраль, 2019 ел
җомга

Россия һәм Белоруссия 2019 елга терлекчелек  продукциясен  кайтаруга  чикләүләрне  бетерү  турында юл  картасын имзаладылар.  

Татарстанда  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләре 2019 елгы  уңыш  өчен  минераль ашламалар  сатып  алуга  максатчан  бюджет  акчалары  алалар.

Агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү  сәнәгате күргәзмәсе  кысаларында  Татарстан  Республикасы авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары башкарма директорлары – җитәкчеләренең беренче Олимпиадасы  узды.   

Бүген  «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате күргәзмәсе кысаларында  «Авыл бизнесы  – реаль мөмкинлекләр  һәм  үсеш  перспективалары» дигән  яшьләр  форумы  узды.  Анда  югары  уку йортларыннан 700ләп  студент һәм актив  яшьләр катнашты. 

Биектау районында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 30 еллыгына багышланган тантаналы чара уздырылды.


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча киң фикер алышкан беренче төбәк булды, дип билгеләп үтте Лилия Галимова.

Россия Президенты матбугат секретаре дәүләт башлыгының төбәк җитәкчесенә шаярып кына кисәтү ясаганын аңлатты.

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коллегиясенең  киңәйтелгән утырышы  узды.  Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов,  Татарстан  Республикасы Дәүләт Киңәшчесе   Минтимер Шәймиев, Татарстан  Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин,    Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы  рәисе  Әгъзам  Гобәйдуллин, республика министрлыклары  һәм   ведомстволары  җитәкчеләре, муниципаль районнар  башлыклары,  районнарның  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  башлыклары, АПК предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар  катнашты.  

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  бүген  «Казан  Экспо» күргәзмә  үзәге территориясендә  ачылган   агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү  сәнәгате  күргәзмәсендә   булды. Күргәзмә      25 мең  кв. метр мәйданны били,     анда  Татарстан һәм Россиянең 320 оешмасыннан  һәм  предприятиесеннән  вәкилләр  катнаша.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International