ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2020 ел
якшәмбе

Илнең 79 регионыннан 3000гә якын кеше «Цифрлы журналистика» бөтенроссия белем бирү онлайн-программасында катнашачак.

Татарстан абитуриентлары югары уку йортларына керү өчен уңайлы һәм куркынычсыз онлайн-форматта электрон култамга сертификаты ярдәмендә документлар бирә алалар.

Балаларны яклау көне һәм җәйге каникуллар башлану беренче тапкыр гадәти булмаган шартларда узачак: балалар лагерьлары ябылган, экскурсияләр юк, спортның команда төрләре белән шөгыльләнү тәкъдим ителмәгән. Телевидение үз өстенә укыту һәм күңел ачу функцияләрен ала.

Туры эфирда Татарстан Республикасы үткәрә торган Бөтенроссия эшләүчеләр ярышының беренче этабында өч җиңүче сайлап алынды.

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатында Зеленодольск, Чистай һәм Буа ашыгыч медицина ярдәме бригадалары хезмәткәрләре өчен махсус оештырылган сөт продукциясе белән бүләк пакетларын җибәрү башланды. Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатыннан продукция җыелмаларын барысы 263 медицина хезмәткәре алачак: Зеленодольскида – 107, Чистайда – 113 һәм Буада - 43. Бу шәһәрләр очраклы гына сайланмаган, анда Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының җитештерү мәйданчыклары урнашкан, аларда 1130 кеше эшли.

Бу чорда механизаторлар да, агрономнар да, аграр югары уку йортларының практика узучы студентлары да бар куәткә эшли. Берәүләр кырда чираттагы язны каршы ала, икенчеләре, кышы көне теория белемен туплап, аны практикада кулланырга өйрәнә. Бары тик техника ватылу яки яңгырлар гына процессны туктатып тора.

Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең энергия чыганакларына тарифлар шактый зур һәм бу проблема булып тора. Хөкүмәт Йортында узган соңгы видеоконференцияләрнең берсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, март аенда кулланылган электр энергиясенең уртача бәясе бер киловатт-сәгатькә 7,7 сум тәшкил иткән. “Газ-поршеньлы энергия җайланмаларын сатып алып, арзанрак альтернатив чыганакларга күчәргә кирәк”, - дип билгеләп үткән иде министр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин 2020 елның 26 маенда кабул ителгән 748 номерлы карарны имзалады, аның нигезендә конкуренциягә сәләтлелекне арттыру турында килешү төзегән аграрийлар өчен ташламалы кредитлардан максатчан файдалану юнәлешләренең исемлеге киңәйтелде.

Россия Федерациясе  Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов әче туфракны известьлау буенча чаралар планын үтәүгә багышланган киңәшмә үткәрде. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, башка төбәкләрнең АПК идарәсе органнары җитәкчеләре, агрохимия хезмәтләре, фәнни һәм бизнес-бергәлекләр вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, 2020 елның 6 апреленнән – бу катлаулы чорда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ярдәм итү йөзеннән тәкъдим ителгән «вируска каршы» гамәлләр башкарылганда, татарстанлылардан Росагролизингка техника алу өчен 435 заявка кергән. Россия буенча барлык хуҗалыклардан 35 млрд. сумнан артыкка 6 мең заявка бирелгән. Бу -Росагролизингка башка вакытта ике айдан да кимрәк вакыт эчендә кергән заявкалар буенча рекорд күрсәткеч.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International