ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2013 ел
дүшәмбе

Ел саен 27 майда билгеләп үтелә торган Гомумроссия китапха-нәләр көне  илебездәге китапханә хезмәткәрләре генә түгел, ә бәлки  китап сөюче һәм аның кадерен белүчеләр бәйрәме дә. Бүгенге әңгәмәбез үзәк китапханә системасы директоры Зәйтүнә Абдуллаҗанова белән.

23
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Матур яз  үзе белән   яңа мәшәкатьләр дә алып килә. Йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары  тирәсен, урамнарны тәртипкә китерәсе бар.

Быелгы язда М-7 федераль трассасыннан башлап Биектауга кадәрге арада 6 мең данә ылыслы агач үрентеләре утырту планлаштырыла.


Бик күп илләр гиздең, кыю булдың,

Хәсән күлен йөзеп чыктың син.

Туган авылың сине онытмады.

Онытмады, Гыйльфан Батыршин!


 


“Биектау” Боз сараен төзү эшләре азагына якынлашып килә.

Басуларда эш тукталып тормый. Чәчү тәмамлану белән чәчүлекләрне тәрбияләү эшенә керешергә кирәк.

21
май, 2013 ел
сишәмбе

Ямаширмә мәдәният йортында «Ямаширмә кояшы» дип аталган зур конкурс-фестиваль булып узды. Ул моннан соң һәр  елның  апрель аенда үткәреләчәк.

Узган шимбәдә Җиңү Паркында гадәти булмаган бәйрәм булды.

17
май, 2013 ел
җомга

Биектау районында бөртекле сабан культураларын чәчү тәмамланды. Авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре һәм фермерлар 20026 гектар арпа, солы, бодай, борчак, вика  чәчтеләр.

15
май, 2013 ел
чәршәмбе
Җиңү көне  уңаеннан  матур традицияләрне киләчәк буыннарга тапшыруга,  рухи кыйммәтләрне  саклауга  юнәлдерелгән  “Виктория-2013” хәрби-патриотик җыр айлыгы  узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International