ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Көз башы мәктәпкә җыелган балаларга аяз, кояшлы көн бүләк итте. Беренче сентябрьнең  ял  көне булуына балалар да, әти-әниләр  дә сөенде, чөнки Беренче кыңгырау бәйрәменә бергә бара алдылар.
Биектау районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе 29 нчы августта булды. Анда Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.
Бүгенге көндә  юлларда балаларның иминлеген тәэмин итүгә бәйле проблемалар актуальләшә бара. Моңа җәмгыятьнең  техноген эшчәнлеге  масштаблары һәм темпларының үсүе дә, урамнар һәм юлларда хәрәкәт көчәю дә, табигать бәла-казаларының саны арту да сәбәпче.
2014 нче елның 1 нче сентябрендә Чернышевка  урта мәктәбенә 25 ел тула. Ул 1989 нчы еның яз-җәй айларында төзелгән иде.

28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
«Безнең максат – шәһәр белән авыл арасында аерма булырга тиеш түгел. Юллар, газ, клублар, спорт сарайлары – барлык уңайлы тормыш шартларына республика халкы бертигез лаек, – дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы көннәрдә районнарда оештырылган Халык җыеннарында чыгыш ясаганда. – Сайлаулар алдыннан киләчәктә зур эшләр башкарырга вәгъдә итүчеләр күп булыр, әмма без бүген инде гамәлгә ашырылган эшләр турында сөйли алабыз. Һәм моңа, беренче чиратта, республика икътисадын үстерү исәбенә генә ирешеп була. Нәкъ менә соңгы еллардагы икътисади уңышларыбыз безгә федераль һәм җирле социаль проектларны тормышка ашырырга ярдәм итә».
Танылган татар артисты, кинорежиссер Рамил Төхвәтуллин рус театрына эшкә урнашкан. В.Качалов исемендәге театрда Рамил әфәнденең репетицияләре дә башланган инде. Бүгенге көндә ул “Скрипач на крыше” әсәрендә Тевье-молочник роленә әзерләнә. Рус театрыннан хәбәр итүләренә караганда Г.Тукай бүләге иясен яңа коллективта җылы кабул иткәннәр.
Алексей Морозов хоккейчы карьерасын тәмамлады. Әлегә ул тренерлык эшенә күчәргә җыенмый. Хоккей белән хушлашу матчы исә Казанда узар дип планлаштырыла.
«Высокогорская» агрофирмасында урып-җыю мәйданнарының 63 проценты җыеп алынган.
13 нче сентябрьдә Балтач җирендә төбәкара күләмендә хәләл ярминкә узачак.

26
август, 2014 ел
сишәмбе

“ТАТМЕДИА” ачык  акционерлык җәмгыяте  чыгарган газета-журналларны халык яратып укый. Ә аларны әзерләүчеләр  исә  үз  басмаларына  язылган һәр кешегә рәхмәтле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International