Алексей Морозов хоккейчы карьерасын тәмамлады. Әлегә ул тренерлык эшенә күчәргә җыенмый. Хоккей белән хушлашу матчы исә Казанда узар дип планлаштырыла.
Соңгы көннәрдә вакытлы матбугат битләрендә бер мәсьәлә төп тема булып кала. 37 яшьлек Алексей Морозовның хоккейчы карьерасын тәмалау турындагы карарга килүе беркемне дә битараф калдырмады. Киресенчә булуы мөмкин дә түгел. Морозов – ил хоккей тарихына Харламов, Петров, Фетисов, Третьяк һ.б.лар кебек кереп калачак легендар спортчыларның берсе. “Крылья Советов”, “Питсбург Пингвингз”, “Ак Барс” һәм ЦСКА клубларында уйнаган хоккейчы – Олимпия уеннарының көмеш медале иясе (1998), ике тапкыр дөнья чемпионы (2008, 2009), Россия чемпионы, ике тапкыр Гагарин Кубогы яулаган спортчы.

Морозов, күпләр кебек, бер клубтан икенчесенә күчеп йөрүчеләрдән түгел иде. НХЛда “Питсбург” өчен җиде сезон уйнады. 2004 елда океан артында локаут игълан ителгәч, Алексей Казанның “Ак Барс”ы белән килешү төзеде. Шул вакытта безгә Ковалев, Каспарайтис, Лекавалье кебек башка йолдызлар да килде. Локаут тәмамлану белән алары Казаннан китеп бардылар. Ә Морозов калды. “Ак Барс”та тугыз сезон дәвамында уйнап, Татарстан хоккееның легендасына әверелде.

Ел саен диярлек Казан командасында гына түгел, ил чемпионатларында да иң яхшы һөҗүмчеләрнең берсе булып танылган уенчы чыгыш ясаган 95нче номерны “Татнефть-арена”да күтәреп кую турында сүз бара. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аның спорттан китүе турындагы хәбәрне ишеткәч, “Ак Барс” президенты Шәфәгать Тәхаветдинов белән Алексей Морозовның соңгы матчын Казанда уздыру турында сөйләшкән дигән хәбәрләр бар. Алай гына да түгел, әлеге соңгы матчны “Ак Барс”ның КХЛ чемпионатындагы беренче уеннары кысасында уздырылу мөмкинлеге дә карала. Морозов үзе каршы түгел, диләр...
“Бары “Ак Барс” белән генә алтын медальләр яуладым”
Алексей Морозов ни рәвешле ошбу карарга килгән? Алга таба ул ни белән шөгыльләнәчәк? Нинди хисләр кичерә? Төрле матбугат чараларына ул бу хакта үзе җавап бирә.
“Әлеге карарны ялда вакытта кабул иттем. Барысы турында уйландым. Һәм хоккейчы карьерасын тәмамларга булдым. Клубтан клубка сикереп, нәрсәдер эзләп йөрисем килми. Мин беркайчан да алай эшләмәдем. Эмоцияләрдә туган карар түгел бу. ЦСКА белән килешүне өзгәч, махсус пауза алдым. Гаиләм белән киңәшләштем. Дустым Илья Ковальчук белән сөйләштем. Ул миңа яхшырак әзерләнеп, тагын бер ике ел уйнарга киңәш итте. Әмма мин гаилә советында ошбу карарга килдем...”
“Әлегә ни белән шөгыльләнәчәгемне белмим, төрле юнәлешләрне карыйм. Моңарчы бит әле карьераны тәмамлавымны да белми идем. Мин әзер, әлбәттә. Миңа хоккейда эшләргә калу кызык булыр иде. Күп беләм, зур тәҗрибә тупладым, боларның барысында хоккейга салырга була. Кызыклы тәкъдимнәр булган очракта, мин аларны караячакмын...”
“Бер командадан икенчесенә йөгерергә яратмадым. Минем дүрт кенә командам булды - «Крылья», «Питтсбург», «Ак Барс», ЦСКА. Ниндидер файда эзлисем килми. Файда артыннан йөгерсәң, исемеңне генә пычратуың мөмкин...”
“Ак Барс”ны карьерамдагы төп команда дип саныйм, чөнки бары аның белән генә мин алтын медальләр яулый алдым...”
“Артка юл юк! Көндәлек күнегүләр һәм уеннардан башка гына яши башлаячакбыз...”
“Физкультура институтын тәмамлап, тренер белгечлеге алдым. Әмма җитди югарылыкта эшләү өчен тренерларның Югары мәктәбендә дә укып чыгарга кирәк. Дөресен әйткәндә, әлеге эшкә күңелем тартылмый әле. Ял итәсем килә...”
“Миңа яхшы тренерлар һәм уенчылар белән уйнарга туры килде. Зиннәтулла Билалетдинов мине дөрес кулланды. Көчле якларымны ачарга булышты. Клубта җыелма команда өчен тулы бер бишлек төзеде...”
“Мин эстафетаны Илья Ковальчуктан кабул итеп алдым. Өстемә су койдым, урамда әле җылы. Миннән соң исә дустым Данис Зарипов коенырга тиеш...” (Бөтен дөньяда Ice Bucket Challenge флешмобы бара. АКШта старт алган әлеге чарада катнашуылар өстенә салкын су коярга һәм эстафетаны башкага тапшырырга тиеш. Эстафетаны кабул итеп алучы коенырга теләмәсә, БАС дигән авыру белән авыручылар файдасына 100 доллар күчерергә тиеш).
Радик САБИРОВ