Балтач җирендә төбәкара күләмендә хәләл ярминкә

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
13 нче сентябрьдә Балтач җирендә төбәкара күләмендә хәләл ярминкә узачак. Бер мәйданга Татарстан җитештерүчеләре белән бергә Россия Федерациясендә эшләп килуче эшкуарлар  җыела. Хәләл ризык җитештерүчеләр үз товарларын  тәкьдим итәчәкләр.  Сатып алганчы “Татып карау” мөмкинлеге дә тудырыла. Тагын шунсы хак, бәяләр кибетләргә караганда төшенке. Вакыйгада артистлар халык әсәрләрен яңгыратыр, гармунчылар моң таратыр, татар халкының милли киемнәрен дизайнер-осталар күрсәтер. Бер үк вакытта халык һөнәрчеләре үзләренең милли хәзинәләрен халыкка тәкьдим итәчәк.  Балтач җирендә төбәкара күләмендә  ХӘЛӘЛ ЯРМИНКӘ 13 сентябрьдә иртәнге сәгать 10.00 нан  көндезге сәгать 15.00 кә кадәр эшләячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International