Илебездәге заман медицинасында озак вакытлар буенча иң кискен проблемаларның берсе кадрлар җитмәү булды. Ул бигрәк тә авыл җирендә сизелде. Чөнки, яшерен-батырын түгел, югары медицина уку йортларын тәмамлаучылар авылга кайтырга бер дә ашкынып тормадылар.
Әлеге катлаулы мәсьәләне чишү – табибларны җәлеп итү өчен 2012 нче елда “Земство табибы” дигән Бөтенроссия программасы гамәлгә керде.
Бездә яшь табиблар ничек яшиләр һәм эшлиләр соң? Бу турыда аларның үзләреннән сорашып белдек. Таныш булыгыз: Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган табиб-терапевт Ләйлә Нуриева.