Танылган татар артисты, кинорежиссер Рамил Төхвәтуллин рус театрына эшкә урнашкан. В.Качалов исемендәге театрда Рамил әфәнденең репетицияләре дә башланган инде. Бүгенге көндә ул “Скрипач на крыше” әсәрендә Тевье-молочник роленә әзерләнә. Рус театрыннан хәбәр итүләренә караганда Г.Тукай бүләге иясен яңа коллективта җылы кабул иткәннәр.
Рус телле коллегаларыбыз Төхвәтуллин Камал театрыннан рус театрына күчте дип хәбәр салса да, чынында исә, Рамил әфәнде театрдан күптән киткән иде инде. Ул дәүләт структураларында эшләп алды, кино төшерү белән шөгыльләнде, үзен киноактер буларак та сынады.
Рамил Төхвәтуллин тыгыз репетицияләр барышында Intertat.ru газетасының берничә соравына җавап бирергә дә вакыт тапты.
- Рамил әфәнде, киләчәктә кино юнәлешендәге эшчәнлегегезне дәвам итәчәксезме?
- Бу сорауга җавап бирергә мин әле әзер түгел. Киләчәктә кино төшерәмме, юкмы - белмим. Барысы да Алла кулында.
- Камал сәхнәсендә сез төп образлар башкардыгыз. Рус театрында нинди рольләргә алынырга исәп тотасыз?
- Әлеге сорауга да җавабым юк. Бу хакта журналистларга сөйләргә бернинди теләгем дә юк.
- Татар егетенә рус телле мохиттә читен булмасмы икән?
- Монда рус мохите түгел, монда театр мохите. Чулпан Хамматова, Марат Башаровлар, татар булсалар да, рус кино сәнгатендә танылды бит. Сәнгать дөньясында сәнгать мохите генә була ала.
Г.Камал театры сәхнәсендә Рамил Төхвәтуллин тудырган образларны театр сөючеләребез күптән сагына иде инде. Менә хәзер артистны Качалов сәхнәсендә күреп сөенерләр. Тормышының яңа борылышында Рамил әфәндегә уңышлар теләп калабыз.
Мөршидә КЫЯМОВА