ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2014 ел
якшәмбе
Дөньяда ВИЧ-инфекция белән авыручылар кими башлаган. Илебездә исә мондый уңай нәтиҗәләр белән мактана алмыйлар. Замана чире белән авыручылар исәбе бездә шактый тиз темплар белән миллионга якынлаша. ВИЧ белән бәйле вәзгыять көннән-көн катгыйлана, дип чаң суга әлеге авыру белән көрәшүчеләр.

19
сентябрь, 2014 ел
җомга
ГТО комплексы кысаларында яшьләр арасында ватанпәрвәрлекне арттыру, армиягә физик әзерлекләрен тикшерү уңаеннан 22 сентябрь – 7 октябрь көннәрендә «Алга, яшь армеецлар!» хәрби-спорт уеннарының зона этабы үткәрелә.
Республикабызда наркоманнар исәбе азайган. Ел башында наркодиспансерда исәптә торучылар саны 9713 кеше булган. Хәзерге вакытта бу сан 1 процентка кимегән. Мондый уңай тенденция алга таба да сакланыр, дип өмет итә полиция хезмәткәрләре. Наркоманнарга карата кулланыла башлаган катгый чаралар да бу юнәлештә ярдәм итәр, мөгаен.
Кичә Женевада БМО советы сессиясе үздырылды. Сессия барышында "Ислам - тынычлык дине: конфессияара килешеп яшәү"дигән темага сөйләшү оештырылды. Анда Татарстан вәкилләре дә катнашты.

8 нче сентябрь – Россиядә Хәрби дан  көне.  Бу – рус полкларының бөек князь Дмитрий Донской җитәкчелегендә Куликово көрәшендә монгол-татар гаскәрләрен  җиңгән көн, шулай ук Михаил Кутузов  командалыгында рус армиясенең французлар армиясе  белән  Бородино сугышына кергән көне.

Россия  Федераль  салым хезмәтенең Татарстан   Республикасындагы 3 нче  номерлы  районара инспекциясенең оператив тикшерү бүлеге начальнигы Илшат Таһир улы Биккениев белән әңгәмә.

15 нче сентябрьдән  “Көрәш”  милли спорт көрәше  буенча 1996-1997 елгы  үсмерләр  арасында 25-27 сентябрьдә Алабугада узачак  Татарстан Республикасы  Беренчелегенә әзерләнүгә  багышланган  өйрәнү-күнегү  очрашулары уза.

Суд утырышлары залы – гадел хөкем тормышка ашырыла, кеше язмышларын  хәл  итүче гаепләү яки аклау карарлары чыгарыла торган урын. Андый бүлмә-ләрнең  эчке  ягы  билгеләнешенә  туры  килеп торырга тиеш.

Тиздән безнең  районда,  тагын бер мәчет ишекләре ачылып, изге күңелле кешеләрне үзенә дәшеп торачак.  Инеш поселогында  Аллаһ  йорты төзелеше тә-мамланып килә.

Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау бөтен республика күләмендә халыкның зур активлыгы белән узды. Исемлеккә кертелгән кешеләрнең 80,8 проценты тавыш бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International