Инештә икенче мәчет ачылачак

2014 елның 19 сентябре, җомга






Тиздән безнең  районда,  тагын бер мәчет ишекләре ачылып, изге күңелле кешеләрне үзенә дәшеп торачак.  Инеш поселогында  Аллаһ  йорты төзелешетә-мамланып килә.


Аны моннан берничә ел элек төзи башлаганнар иде. Һәм менә авыл кешеләренең тырышлыгы белән, районның  мул тормышлы кешеләре, оешма һәм предприятиеләрнең хәйрия акчасына  аның төзелеше азагына якынлашты. Мәчет манарасына  узган җомгада ярымай куйдылар. Бу турыда узган санда кыска гына хәбәр биргән идек.


Әлеге тантанада  район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, районның зур оешмалары җитәкчеләре, Биектау районының имам-мөхтәсибе  Тәлгать хәзрәт Гайфуллин һәм Инеш бистәсендә яшәүчеләр  катнашты.


– Бу поселок тормышында бик мөһим вакыйга, – дип билгеләп үтте  район башлыгы  Рөстәм Кәлимуллин. – Районда тагын бер мәчет ачылышы  халыкның рухи  яңарышын күрсәтә. Бу мәчет  яшьләргә  рухи белем һәм тәрбия бирү  үзәгенә әверелсен.


Районның имам-мөхтәсибе  Тәлгать хәзрәт Гайфуллин  вәгазь укыды, Коръән сүрәләрен  яңгыратты. Ул яңа мәчет буш тормас, аның гөмбәзе астында һәрвакытта да Коръән сүзләре  ишетелеп торыр, дигән өметен белдерде. Ул шулай ук поселоктагы әлеге  икенче Аллаһ  йорты  биредә төп мәчет булыр, дип тә әйтте. Күпмедер  вакыттан соң биредә   балаларны да, өлкәннәрне дә  мөселман дине кануннарына төшендерү буенча укулар оештырылачак.


Инеш поселогында яңа мәчет шушы бистә  халкының  үз дигәнендә нык торуы һәм активлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килде. Бу мәсьәләдә Рәшит хәзрәтнең тырышлыгын аерым билгеләп үтү урынлы булыр. Инеш поселогындагы үзәк мә-четтә  имам-хатыйб нәкъ менә ул булачак.


...Манара очына алтын кебек  ялтырап торучы матур ярымай урнаштырдылар. Сентябрь кояшының җылы нурлары астында ул,   яп-якты булып,  әллә каян балкып тора. Мәчет бистә читендә урнашкан  булса да, ярымайлы манара  ерактан ук  күренә һәм  күңелгә җылы хисләр иңдерә. 


Мәчет әле азагына кадәр төзелеп бетмәгән. Җылыту системасы уздырасы, эчке бизәү эшләрен тәмамлыйсы,  әйләнә-ти-рәсен тәртипкә китерәсе бар. Тантанада  катнашкан  район предприятиеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре  эшләрне башкарып чыгуда булышырга әзер торуларын белдерделәр. Аерым алганда, газ уздыруны “ФинДом” үз өстенә ала,  манараны яктыртуны – Биектау район электр челтәре. Ә “ГлафСтрой”, “БарсЭлитСтрой” һәм “Күп  тармаклы предприятие” җаваплылыгы чикле  ширкәтләре төзекләндерүгә һәм төзелеш эшләрен тәмамлауга өлеш кертәчәкләр. Берничә  атна  үтүгә, әлеге Ходай Тәгалә йортында моңлы азан тавышлары да яңгырый башлар.

 

 


Разия АБЗАЛОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International