ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында 7 нче сентябрь-дән 16 сына кадәр «Аеклык бәйрәме» дип аталучы социаль кампания узды.

Татарстанның халык язучысы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның Г.Тукай исемендәге  Дәүләт премиясе, Гаяз Исхакый исемендәге  премия лауреаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Гариф Ахунов моннан 90 ел элек – 1925 елның 18 сентябрендә  күп  балалы крестьян гаиләсендә туган.

Мөселманнарның  иң  олуг  бәйрәмнәреннән  булган Корбан  бәйрәмендә катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Районыбыз мәчетенә  бу көнне халык  бигрәк  тә күп  җыелды. Өлкәннәр  дә, яшьләр дә Ходай Тәгалә йортына изге Коръән сүзләрен тыңлау, Аллаһыга  азга гына булса да якынаю максаты белән киләләр.

Шимбә, 3 октябрь көнне  Биектау авылында «Биектау» универсаль спорт комплексы һәм Биектау тимер юл станциясе бистәсенең базар мәйданында Өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе була. 

“Бөреле”  ябык  акционерлык  җәмгыяте  басуларында бу көннәрдә  кишер һәм аш чөгендере алалар. Корбан бәйрәме алдыннан биредә бәрәңге алуны төгәлләделәр.
Биектау муниципаль районының хөрмәтле өлкән буын кешеләре!

30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проекты кысаларында лидер укытучыларны бүләкләү тантанасы узачак.
Казан шәһәренең 177 мәктәбендә “Россия ел укытучысы-2015” Бөтенроссия конкурсының беренче турына нәтиҗәләр ясау уңаеннан тантаналы чара узды. Биредә конкурсның алдагы турына узган 15 лауреатның исемнәре билгеле булды.
Элек ГТО нормалары сөенә-сөенә тапшырыла иде, хәзер әлеге йөкләмәләрне мәҗбүри диярлек үтәтергә җыеналар.
Бүген, сентябрь аена нәтиҗәләр ясап, 24 сәгать дәвамында I Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең беренче онлайн-викторинасы үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International