Татарстан Республикасында 7 нче сентябрь-дән 16 сына кадәр «Аеклык бәйрәме» дип аталучы социаль кампания узды.
Аның кысаларында сә-ламәт тормышны һәм исерткеч кулланудан баш тартуны пропагандалауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелде. Дәүләт автоинспекциясе дә читтә калмады: республика шәһәрләрендә һәм районнарында «Туннель» дигән махсус чаралар бара. Бу уңайдан Юл хәрәкәте кагыйдәләрен транспорт чарасын исерек килеш идарә итүгә бәйле бозуларны булдырмауга аерым игътибар бирелә.
Агымдагы елның сигез ае дәвамында сәрхуш машина йөртүчеләр гаебе белән Татарстан территориясендә 228 юл-транспорт фаҗигасе булды (узган елның шул чоры белән чагыштырганда 30,3%). Шулар нәтиҗәсендә 37 кеше һәлак булды (16га ким) һәм 300е имгәнде (37,8%). Узып киткән шушы вакыт эчендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә транспорт йөртүче 12 меңгә якын шоферны ачыклады.
Белешмә
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Дәү-ләт автоинспекциясе искәртә: транспорт чарасын исерек килеш идарә итү, шулай ук идарәне исерек йөр-түчегә тапшыру 30 мең сум күләмендә административ штраф салынуга һәм ел ярымнан ике елга кадәр срокка транспорт чараларын ида-рә итү хокукыннан мәхрүм ителүгә сәбәп була. Исереклек халәтен билгеләү өчен медицина тикшерүе үтү турында полиция хезмәткәренең законлы таләбен үтәмәгән өчен дә шундый ук җәза күздә тотыла.
Әгәр транспорт чарасын исерек хәлдә булган һәм идарә итүгә хокуксыз йөртүче идарә итсә, аңа 10 нан 15 тәүлеккә кадәр срокка административ кулга алыну яный. Аларга карата арест куллану мөмкин булмаган затлар өчен 30 мең сум күләмендә штраф каралган.
Бу гамәле өчен яки исереклек халәтен билгеләү буенча медицина тикшерүе үтү турында таләпне үтәмәгән өчен элегрәк җаваплылыкка тартылган затның транспорт чарасын кабат исерек хәлдә идарә итүе агымдагы елның 1 нче июленнән җинаять җаваплылыгына сәбәп була – 200-300 мең сум күләмендәге (яки хөкем ителгән кешенең бер елдан ике елга кадәрле чордагы хезмәт хакы яисә башка төрле кереме күләмендәге) штрафтан алып ике елга кадәр срокка ирегеннән мәхрүм итүгә кадәр. Моннан тыш, салган килеш транспорт йөртергә яратучыларга 480 сә-гатькә кадәр срокка йөкләнгән эшләр яки ике елга кадәр срокка мәҗбүри эшләр рәвешендә дә җәза бирелергә мөмкин. Санап кителгән очракларның барысында да андый йөртүче өч елга кадәр срокка кайбер вазифаларны биләү яки аерым бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан да мәхрүм ителә.