Шимбә, 3 октябрь көнне Биектау авылында «Биектау» универсаль спорт комплексы һәм Биектау тимер юл станциясе бистәсенең базар мәйданында Өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе була.
Кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак: ашлык, печән, салам, бәрәңге, яшелчәләр, җиләк-җимеш, ит, сөт продуктлары, шулай ук авыл фермерлары һәм эшмәкәр-ләр җитештергән товарлар. Бәяләр ярминкәләр өчен Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан махсус билгеләнгән. Сәгать 7 дә башлана.