Кайбер хуҗалыкларда бәрәңге утыртыласы мәйданнарны киметә барганда, Бөреледә, “икенче икмәк” кишәрлеген 50 гектарга арттырып, 300 гектарда үстерделәр.
сүз уңаеннан
“Каенлык” җаваплылыгы чикле ширкәтендә район күләмендә уздырылган семинар-киңәшмәдә республика җитәкчелегенең безнең районда бәрәңге мәйданнарын 1000 гектарга җиткерү бурычын куюы билгеләп үтелде. Бүген “икенче икмәк” “Бөреле”, “Каенлык”, “Татарстан”, “Ватан” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 700 гектарда үстерелә.
Уңыш гектардан 286 центнер чыккан. Бәрәңгегә, күп кулланыла торган ризык буларак, сорау беркайчан да кимеми. Шәһәрдә уздырылган ярминкәләрдә дә, районда да халык аны капчыклап ала.
Хуҗалыкның орлыклык бәрәңге үстерү юнәлешендә эшләвен дә әйтеп китәргә кирәк. Биредә “Невский”, “Кураж”, “Жуковский”, “Ред Скарлетт” дигән төп дүрт сорт игелә. “Алчак” фирмасы орлыклык бәрәңге селекциясе һәм репродукциясенә кагылышлы эшләрнең фәнни өлешен башкара. Галимнәр белән шактый еллардан бирле хезмәттәшлек итәләр һәм мондый бердәм эшнең нәтиҗәләре дә күзгә күренерлек.
– Безнең 5 мең тонна сыйдырышлы бәрәңге саклагычыбыз бар, анда язын сату өчен бәрәңгенең иң яхшы сортларын салабыз, – дип сөйләде “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыяте директоры Алмаз Миннекаев. – Язын аның бәясе дә хәзерге белән чагыштырганда өч тапкыр диярлек кыйммәтрәк була. Эрерәкләре азык-төлек максатында ярмин-кәләрдә сатыла. Без шулай ук мәктәпләр, балалар бакчалары белән алдан ук килешүләр дә төзеп куябыз, – дип тә өстәде Алмаз Габдуллаҗан улы.
Авыл хуҗалыгы предприя-тиесе директоры сүзләренә караганда, хуҗалык берь-юлы биш төрле эш башкара торган утырту комплексы сатып алган.
“Икенче икмәк” алуда 6 комбайн эшләгән. Аларда тәҗрибәле механизаторлар Рамил Гарәфиев, Илдар Закиров, Виталий Винокуров, Илшат Закиров, Фаяз Хәбибуллин, Илшат Әхмәдуллин хезмәт куйган. Хуҗалыкның баш агрономы Газинур Сафин сүзләре белән әйткәндә, техника озакка сузылырлык җитди ватылулар белән интектермәгән, үз эшләренең осталары булган механизаторлар аннан нәтиҗәле файдаланганнар.
– Рамил Гарәфиев бәрәңге алуда беренче көннән башлап, соңгысына кадәр эшләде. Илшат Закиров язын утырту комплексына идарә итте, көзен исә үстерелгән уңышны җыеп алуда хезмәт куйды, – диде Газинур Нурияздан улы.
Сортларга аралау пунктында да эш җайга салынган, анда нигездә читтән чакырылган кешеләр эшли.
Октябрь аенда кәбестә ала башлаячаклар. Ул 60 гектарда үстерелгән. Баш агроном сүзләренә караганда, кәбестә җыюда, үз эшчеләреннән тыш, мәктәп балалары да катнашачак. Районның 12 мәктәбе белән килешү төзелгән.
Көз авыл халкын “әбиләр чуагының” гаҗәеп җылы, кояшлы көннәре белән сөендерде. Әмма шулай да төнге салкынча һава чын көзнең дә еракта булмавын искәртә һәм игенчене ашыктыра. Уңышны үстерүгә бик күп көч һәм акча сарыф ителгән. Шуңа күрә аны үз вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга да кирәк.
Сания ШАКИРОВА