Биектау муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәлимуллинның Өлкәннәр көне белән котлау сүзе

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
Биектау муниципаль районының хөрмәтле өлкән буын кешеләре!

Өлкәннәр көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз!

Биектау районының 80 еллык юбилей елында без бүгенге тормышыбыз һәм хаклы рәвештә мактанычыбыз булган бар нәрсәне булдырган, саклаган-яклаган әти-әниләребезне, өлкән остазларыбызны аеруча горурлык хисләре белән хөрмәтлибез. Шушы еллар эчендә район ирешкән казанышлар барысы да – өлкән буын кешеләренең күпьеллык фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Биектауның хәзерге замандагы үсешенә нигезне нәкъ менә сез салгансыз.

Бүген безнең районда пенсия яшендәге 10 меңнән артык кеше яши. Өлкән буын кешеләрен лаеклы тормыш шартлары белән тәэмин итү безнең бурычыбыз. Нәкъ менә шуңа күрә Биектау районы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә сугыш ветераннары өчен шартларны яхшыртуга юнәлтелгән “Безнең кадерле ветераныбыз” дигән социаль-гуманитар проектка актив кушылды. Моннан тыш биш ел эчендә районда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм фронтовикларның тол хатыннары өчен торак йортлар төзелде. Шушы еллар эчендә 600 ләп кеше үзенең торак шартларын яхшыртты. Районның социаль инфраструктурасы үсеше, юллар, фельдшер-акушерлык пунктлары, авыл мәдәният йортлары төзү, чишмәләрне төзекләндерү, “Кулай мохит” программасын тормышка ашыру – болар барысы да сезнең тормышны уңайлырак, яхшырак итү өчен эшләнә.

Бу бәйрәм өлкән буынга ихтирам күрсәтү генә түгел, ә сезгә тырыш хезмәтегез, кешелекле булуыгыз, зирәклегегез өчен олы хөрмәтебезне белдерергә уңай мөмкинлек. Өлкән яшьтә булуыгызга карамастан, күбегез яратып башкара торган эшен ташламады, районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашуын, яшь буынны тәрбияләү эшенә үз өлешен кертүен дәвам иттерә.

Ихлас күңелдән сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм иминлек телим! Якын кешеләрегезнең җылысын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәгез, ә балаларыгыз һәм оныкларыгыз сезне үзләренең уңышлары белән сөендерсен.

Бәйрәм белән!

 

Рөстәм Кәлимуллин,

Биектау муниципаль районы башлыгы,

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International