ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бу елның Иннополис Университеты беренче тапккыр бакалавриат һәм магистратура укыту программаларына массакүләм кабул итү үткәрде. Марттан июльгә кадәр турыдан-туры этапта 700дән артык абитуриент булган. Иннополис шәһәрендә кандидатлар академик белем тикшерү, инглиз телен белү буенча тикшерелде. Шулай ук халыкара профессорлар составы һәм эре ИТ-компанияләр (Mail.Ru Group, Parallels, ABBYY, Эттон, 2Gis, Flatstack, Nvision Group, ICL-КПО ВС, Infomatica, Polymedia, Acronis һәм ГК Ланит) вәкилләре белән әңгәмә уздылар.
Татарстан Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов  бүген IV “Ачык инновацияләр” халыкара форумында катнаша (Мәскәү, ВДНХ территориясе).
20 октябрьда "Әсән" җаваплылыгы чикле ширкәте базасында терлекләрне кышкы араннарда асрауга күчерү мәсьәләләре буенча зона семинары булып узды.

27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Өлкәннәр көне дигән бәйрәм күп илләрдә бар. Молдавиядә ул, мәсәлән, сентябрьнең соңгы шимбәсендә, Польшада 28 гыйнварда, Франциядә мартның  беренче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Ә безнең илдә ул,  1992  елдан башлап, 1 октябрьдә бәйрәм ителә. Бу туганнарыңның хәлен белеп кайту, рәхмәт әйтү, аларга нинди дә булса  файдалы шөгыльләрдә булышу, аралашу өчен менә дигән мөмкинлек.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында «Вверх!» алтынчы республикакүләм конкурсына йомгак ясалды. Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны игълан итүгә багышланган тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР ҮСК рәисе урынбасары Валентина Каменькова катнашты.
Әлеге бәйге иң яхшы эшче кадрларның “Казан вертолет заводы”, “Элекон заводы” һәм “Казанкомпрессормаш” ачык акционерлык җәмгыятьләрендә эшләгәнлеген күрсәтте. Конкурста “Казан вертолет заводы”нда эшләүче тугыз яшь белгеч җиңеп чыкса, соңгы ике завод сигезәр җиңүче әзерләгән. WorldSkills дөнья чемпионаты максатыннан шәһәр конкурсында практик өлешкә аеруча зур игътибар биргәннәр. Аерым алганда, эшләү барышында куркынычсызлык техникасына, сакчыл җитештерү принцибына туры китереп эш итүне исәпкә алганнар.
130 килолы егетләр ярышында чемпион булып Лениз Абдуллин танылды. Дөрес­рәге, аның көндәше Рөстәм Мухамов бил алышып та тормады. Дәүләр бәйге­сен­дә исә Ильяс Галимов җи­ңү яулады. Иң җитди алыш исә аларга кадәр 100 килолы егетләр арасында булды. Хәер, аңа кадәр зур вакыйгалар булып, Радик Сәлахов, Ринат Әх­мәтшин, Муса Галлә­мов һәм башка көчле егетләр үзара бил алышып, көрәштән тө­шеп калган иде инде. Ә Әл­мәттән Айвар Билалов белән Теләчедән Раил Нургалиев арасындагы алыш татар көрәшенең бүгенге хәлен ачып салды. Матур ягын да, ямьсез, оят тарафларын да. Матур ягы шул: Айвар да, Раил дә – милли спорт төрендә иң көчле егетләр, икесе дә бөтен дөньяга күрсәтерлек батырлар. Ә менә алар катнашындагы алыш, дөресрәге, аның тирәсендәге хәлләр янә шау-шу чыгарды. Бер яктан, кискенлек аңлашыла. Айвар­ның былтыргы титулын сак­лап каласы, Раилнең узган елгы өченче урыннан берен­чегә күтәреләсе килде.
Киләсе елда Татарстанда күрсәтелә торган электрон хезмәтләр исемлегенә тагын 30 яңа хезмәт өстәлергә мөмкин. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде.

Инде Әлмәтнең уңыш­ларына күз салгач, араларыннан бер егетне аерым телгә алмый мөмкин түгел. Ильяс Галимов үз авырлыгында беренче җиңүен 1998 елда ук яулый. Аннары бу уңышын 2000, 2004, 2008, 2009, 2011, 2013 елларда кабатлый. Быел янә уңышка иреште. Шушы еллар эчендә ничә мең тонна тимер күтә­реп, ничә йөз литр тир түгүе белгечләргә дә, аның үзенә дә мәгълүм түгел. Ә менә исеме тарихка кереп калды инде. Сүз уңаеннан, Ильяс – өч мәртәбә бу бәйгенең баш батыры да булып танылган кеше. Соңгы ун елда турнирда баш батыр өчен алыш уздырып тормыйлар. Дүрт авырлыктагы егет­ләр арасында өстәмә ярыш уздыруның бик үк гадел түгеллеген алга сө­рүчеләр­нең сүзендә дә бар дө­реслек. Әмма авыл хуҗа­лы­гы тармагына багышлап оештырылган ярышка бер тәкә алып килү символик мәгънәгә дә ия булыр иде.   

 

26 октябрь ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә Тр мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Тр Хрби комиссариаты вәкилләре катнашында Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсеннән ТР Хәрби комиссариатка мәгълүматлар күчерү башкарылды. Әлеге мәгълүматларны күчереп бары военкоматка армиягә чакыручыларның үлүе турында яисә исем алыштыруы турында тиз арада хәбәр җиткереләчәк. Шулай ук ТР военкоматы үз базасын актуаль хәл тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International